Логотип Магариф уку
Цитата:

Разил Вәлиевнең яңа китабы 40 телдә сөйләшә

Яңа китапШагыйрь хакында шагыйрьләрчәPазил Вәлиев. Шагыйрь. Поэт. The pоеt. – Казан: Мәгариф-Вакыт  2017/Төзүчеләр С.Җиһаншина, Л.Җәләлова, мөхәррире М. Вәлиев, бизәлеш авторы Э. Нурмөхәммәтова. Корре...

Валиев М. – обл_РВЯңа китап

Шагыйрь хакында шагыйрьләрчә



Pазил Вәлиев. Шагыйрь. Поэт. The pоеt. – Казан: Мәгариф-Вакыт  2017/Төзүчеләр С.Җиһаншина, Л.Җәләлова, мөхәррире М. Вәлиев, бизәлеш авторы Э. Нурмөхәммәтова. Корректоры М. Булатова


Татарстанның халык шагыйре, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиевнең «Шагыйрь» дигән шигыре йөзгә якын телгә тәрҗемә ителгән. Бу китапта аларның күпчелеге урын алган.


20 яшьлек студент егет чагында ук язылган әлеге шигырь менә инде ярты гасыр дәвамында яңадан-яңа буын укучыларын дулкынландырып, олы максатларга юнәлтеп яшәвен дәвам итә:


Хаксызлыкны күреп ярсыйм, шашам,


Матурлыкны күреп тезләнәм.


Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,


Йә булмаса, үзем үзгәрәм.





Инде сүзне илледән артык китап авторы – прозаик, драматург, күренекле дәүләт эшлеклесе буларак танылу алган шагыйрьнең үзенә бирик:


«Адәм баласы туган чакта дөньяга нигә килгәнен белмәсә дә, уйлый-фикерли башлагач, үзенең нинди максат белән яшәгәнен аңларга тырыша. Чөнки кая барганын, тоткан юлын анык кына белмәгән кеше берзаманны тормыш карурманында адашып, югалып калырга мөмкин. Яшьтән үк өлкәннәр белән аралашып, аларның үз язмышлары хакында сөйләгәннәрен күңелгә сеңдереп үскәнгәме, яшәү мәгънәсе турында мин бик иртә уйлый башладым. Ә инде иҗат юлына аяк басып, шигырьләр, җырлар, пьесалар, повесть-романнар яза башлагач, бу уйларым тагын да ныграк тирәнәя төште. Чөнки иҗат итү ул үзе дә дөньяны, кешеләрне аңларга, яшәү мәгънәсенең серләренә төшенергә тырышудан гыйбарәт бит», – ди ул.


Һәр дәвердә дә иҗат кешесе тормышның кимлекләре, хакимиятнең гаделсезлекләре, адәм баласының кимчелекләре белән көрәшеп, күңелләрне агартырга, дөньяны яхшы якка үзгәртергә омтылган.


«Билгеле, бу юлларны язганда мин әле дөньяны ничек үзгәртү, моның өчен нинди гамәлләр кылу кирәклеген ачык күзаллый алмаганмындыр да, – дип сүзен дәвам итә Р.Вәлиев.– Шулай да «Шагыйрь» исемле әлеге шигырьгә минем үз алдыма куйган олы максатым, яшәвемнең мәгънәсе салынган иде. Дөнья үзгәртүне һәр кеше үзенчә аңлый, чөнки һәр кешенең дөнья турында үз карашы, үз фикере бар. Моннан ярты гасыр элек язылган бу шигырь тора-бара, чынлап та, язмышым кыйбласына, тормышым мәгънәсенә әверелде. Яши-яши мин кешелек дөньясын үзгәртүне үзең үзгәрүдән, үз тирә-юнеңне үзгәртүдән башларга кирәклеген аңладым. Язмыш юлында абынган-сөртенгән чакларым булса да, мин һәрвакыт шушы шигъри антыма тугрылыклы булырга тырыштым. Нәтиҗәдә, узган ярты гасыр вакыт эчендә мин үзем дә, үз дөньям да, кешелек дөньясы да шактый гына үзгәргән икән ләбаса...


Бу яшьлек шигырем минем өчен әле бүген дә искермәгән, анда үз-үземә куйган максатым әле бүген дә мине алга әйдәп, игелекле гамәлләр кылырга, яңадан-яңа әсәрләр язарга ымсындырып, ашкындырып тора. Шунысы куанычлы: төрле милләт шагыйрьләре бу шигыремне үз итеп, туган телләренә тәрҗемә иткәннәр. Димәк, без – шагыйрьләр, төрле җирләрдә һәм илләрдә яшәсәк тә, һәммәбез дә фикердәшләр, рухи кардәшләр, безнең һәммәбезнең дә төп максаты, иң олы хыялы дөньяны һәм кешеләрне яхшы якка үзгәртү икән».


Өстәп шуны гына әйтергә кирәк: әлеге басма «Милли китап» нәшрияты ярдәме белән әзерләнгән.


Мөдәррис ВӘЛИЕВ,


әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ