Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәхмәт, Барда

17 июньдә Пермь краеның Барда бистәсендә тугандаш татар-башкорт халкының “Барда җыены-17” дип исемләнгән традицион милли бәйрәме гөрләп узды. Җыенда Пермь крае җитәкчеләре, эре эшкуарлар, бардалылырны...

17 июньдә Пермь краеның Барда бистәсендә тугандаш татар-башкорт халкының “Барда җыены-17” дип исемләнгән традицион милли бәйрәме гөрләп узды. Җыенда Пермь крае җитәкчеләре, эре эшкуарлар, бардалылырның танылган якташлары, күптәнге дуслары – Татарстанның Арча районы, Башкортстанның Тәтешле районы җитәкчелегендәге делегацияләре катнашуы җирле халыкта горурлык хисләре уятты.


DSC_0504


“- Җыен ул – туган җир бәйрәме,- диде тантананы ачу вакытында Пермь крае губернаторы Максим Решетников.- Җир кешесе аны борын-борыннан язгы кыр эшләре тәмамланып, печән өсте башланыр алдыннан үткәргән. Бездә дә хәзер шушы чор. Җыен шулай ук район предприятиеләре эшчеләренең  озын кыштан соң, рухи көч туплау, дәрт алу бәйрәме дә.” Барда районы башлыгы Сергей Ибраевның котлавы милли хисләргә тагын да баерак иде. “Җыен ул,- диде  Сергей Миңнехан улы,-  игенче халык  бәйрәме. Милли бәйрәм булуы белән бергә, ул заман белән бергә атлаучы,   халык хәтерендәге бай тарихыбызны, мәдәниятне, гореф- гадәтләребезне саклаучы, кешелекне матурлыкка өндәүче матур бер бизәк Бу  олуг, борынгы бәйрәмдә без кыр батырларын, хезмәт ветераннарын хөрмәтлибез. Уңышларыбызны барлыйбыз.Районда инфраструктураны үстерү, торак пунктларны төзекләндерү, юллар, күперләр салу һәм ремонтлау буенча күп эшләр башкарыла, газ кертелә, социаль объектлар төзелә. Уңайлы мохит тудыру өчен барысы да эшләнә.  Бабаларыбыз салып калдырган изгелек кылу  юлыннан  бер адым да читкә тайпылганыбыз юк.  Моннан мең еллар элек тә шулай булган, хәзер дә шулай.”


“Барда җыены” үзенең әүвәлге  асылын җуйган инде. Ул уен төрләре белән безнең хәзерге Сабан туйларын хәтерләтә. Монда ул ике йөз еллар элек  үткәрелә башлаган. Элек моннан  егетләр армиягә киткән. Йөргән кызлары аларга  кулъяулык бүләк иткән.Ә кулъяулык – вәгдә билгесе булып саналган. Мәйдан тирәли көне буе гармун тавышы яңгыраган. Хәзер Сабан туйларына, җыеннарга гармун уйнап бару хәтердән җуелган гадәтләребез рәтенә керде.


Бәйрәм  барлыгы унике мәйданчыкта берьюлы башланып китте. Зур һәм кече сәхнәләрдә “Осталар шәһәре” ярминкәләре, Барда районы авылларыннан килгән иҗат күргәзмәләре тәкъдим ителде. Мәйдан кунаклары  чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып элдерү, көянтәгә сулы чиләк асып узышу, бүрәнә өстендә капчык бәрешү кебек милли уеннарда катнашты. Һәркем үз күңелен үзенчә ачты. Ачык һавада оештырылган  сәүдә рәтләрендә ашчылар кунакларны иң татлы, иң тәмле ризыклары -  өчпочмак, чәкчәк, пылау, шашлык, кымыз, әйрән һ.б.  белән сыйлады. Бәйрәм үзенең йөзек кашы булган  ат чабышы һәм билбау көрәше белән тәмамланды. Бәйрәмнең  узуы күңелгә бераз моңсулык иңдерсә дә, Казаныбызга юлга чыгу минутлары  күңелдәге көтеп алган иң ләззәтле уйларның берсе иде. Рәхмәт сиңа, Барда!


DSC_0526 DSC_0530 DSC_0509

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ