Логотип Магариф уку
Цитата:

Роберт Миңнуллин: татар балалар әдәбиятының статусы югары булырга тиеш

Бүген ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исмемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында балалар шагыйрьләре, язучылары, галимнәр, укытучылар, китапханәчеләр фәнни-гамәли конференциягә җыелып фикер ал...

Бүген ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исмемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында балалар шагыйрьләре, язучылары, галимнәр, укытучылар, китапханәчеләр фәнни-гамәли конференциягә җыелып фикер алышты. Нәкъ менә бүген, 1 июнь – Балаларны яклау көнендә бу чараның узуы тагын да зур әһәмияткә ия. Ни кызганыч, соңгы елларда балалар әдәбиятына игътибар нык кимеде, балалар өчен язылган әсәрләр юк дәрәҗәсендә. Моңа охшаш фикерләр бүгенге конференция барышында да яңгырады.


DSC_0014


– Соңгы елларда балалар әдәбиятына игътибар кимеде генә түгел, гомумән юк. Югарыдан бернинди таләп юк– кем ничек яза, шулай яза һәм ничек кирәк дип уйлый, шулай яза. Балалар өчен язу – ул эш арасында гына түгел, аларның психологиясен өйрәнеп, кызыксынуларын белеп, алар телендә язылырга тиеш. Шулай булганда, ул әсәрләр балалар тарафыннан яратып кабул ителәчәк. Ә без,  һәркем үз казанында кайнап яшәп ятабыз,-диде шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт Премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин.


Конференция кысаларында фикер алышуда балалар әдәбиятының төп үсеш тенденцияләре, балаларны китап укуга тарту юллары, вакытлы матбугат, театр, телевидение аша матур әдәбиятка карата кызыксыну уяту кебек мәсьәләләр күтәрелде.


DSC_0019


Чарада шулай ук  танылган балалар язучылары Дәрҗия Аппакованың тууына 120 ел, Абдулла Алишның тууына 110 ел, Шәүкәт Галиевнең тууына 90 ел, Роберт Миңнуллинның тууына 70 яшь тулу уңаеннан әдипләр иҗатын яктырткан докладлар тыңланды.


Башы-аягы белән интернет дөньясына чумган балада китап укуга ничек кызыксыну уятырга? Ни өчен Совет чорындагы балалар әдәбияты биеклеге бүген юк? Гомумән, татарча китап укучы балалар калырмы кебек сораулар яңгырады биредә. Ләкин бу сорауларга бу конференция кысаларында гына җавап бирүе мөмкинме?


– Барыбыз бергә берләшкән очракта гына ниндидер конкрет нәтиҗәләргә ирешеп була. Мондый чаралар алга таба да узар, әмма бу конференциядә әйтелгән фикер-тәкъдимнәр сүздә генә калмасын иде,- диде ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина.


DSC_0010 DSC_0023 DSC_0012 DSC_0007


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ