Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнехановның беренче укытучысы

Һәр елны шулай. Көзнең беренче сары яфраклары сукмакларга ята башлагач, ветеран мөгаллимә – Рөстәм Миңнехановның беренче укытучысы Римма Закирҗанова мәктәпкә алгысына. Күңел дигәнең дәрескә чакырган к...

Һәр елны шулай. Көзнең беренче сары яфраклары сукмакларга ята башлагач, ветеран мөгаллимә – Рөстәм Миңнехановның беренче укытучысы Римма Закирҗанова мәктәпкә алгысына. Күңел дигәнең дәрескә чакырган кыңгырау чыңын да, умарта күчедәй гөҗләп торган балалар тавышын да өзелеп сагына. Әле кайчан гына мәктәпкә аяк баскан иде ул...



“Укытып карыйк әле, алдырып китәргә тиеш”


Саба районының Лесхоз мәктәбе. 1964 ел. Үзе теккән зәңгәрсу киң итәкле күлмәк, ак плащ (анысын да Шәмәрдән мәктәбендә укыганда үзе теккән иде ул) кигән Римма – әле 19 яше дә тулмаган, кичә генә урта мәктәпне тәмамлаган чандыр кыз беренчеләрне кабул итәргә әзерләнә. Уку башланырга тагын 2 атна вакыт бар әле. Көндезләрен балалар өчен әзерлек дәресләре үткәрә. Римма аеруча дулкынлана. Ничек башкарып чыгар ул бу җаваплы эшне? Укучылары, аларның ата-аналары хөрмәтен яулый алырмы? Тәмам йокысы кача кызның. Ә беркөнне сыйныф ишеген аталы-уллы Миңнехановлар шакый. Нургали абый үзенең 6 яшьлек улы Рөстәмне дә беренче сыйныфка китерүе икән. Рифкать абыйсы укырга җыенгач, “Мин дә мәктәпкә барам”, - дип әти-әнисен аптыраткан малай. Балаларны фәкать 7 яшьтән генә кабул иткән чаклар бу. “Укытып карыйк әле, алдырып китәргә тиеш”, - ди әти кеше. Буйга да кечкенә, чандыр малай әнә шул рәвешле 1нче сыйныф укучысы булып куя.


Мөгаллимә Риммага да җиңел булмый ул чакларда. “Ул чакларда Лесхозда хәтта урыслар да татарча сөйләшә иде. Ә беренчеләрем рус сыйныфына килде.  “А ну-ка, дети, встаньте!” дип, кулым белән ишарәләгәч тә русча аңламый күземә карап тора балакайларым. Көне буе русчаны сеңдереп җибәрәм, ә иртәнгә тагын онытып киләләр бит. Шулай да татарча бер авыз сүз сөйләмәдем. Рус телен ничек кирәк, шулай өйрәндек”.



“Апа, ни өчен?”


Арадан иң кечкенәсе – терекөмеш кебек Рөстәм, түгәрәк күзләрен укытучыдан алмыйча, сөйләгәннәрне сабыр гына сеңдереп утыра да соңыннан чатнатып җавап кайтара. Ә шуклык... Менә анысын бернишләтеп булмый инде. 6 яшьлек малай бу яктан башкаларны да уздыргалый әле. Кызларны чәченнән тартып елату, дәрестә тик кенә утырмау – аның өчен дә гадәти шөгыль. Ә укытучы апаның балаларын тәрбияле итеп күрәсе килә, ачуланмый булмый. “Мин орышкан өченме, белмим, Рөстәм көннәрнең берендә “Мәктәпкә бармыйм!” дигән. Әтисе уку йорты каршында калдырып киткән урыннан мәктәпкә кермәгән. Моны белгәч, тәмам хафага төштем. Туп-туры әти-әнисе янына киттем инде, - дип сөйли Римма апа. - Васыйга апа – белемле тәрбияче. Нургали абый – хөрмәт казанган директор. Минем гозерләремне игътибар белән тыңлап, Рөстәм белән сөйләшәчәкләрен әйттеләр. Хәер, Рөстәм дә белем алуның тәмен тиз тойды. Укырга, яңа белемнәр үзләштерергә һәрчак атлыгып торды. Берәр нәрсә кушсаң, яки сөйли башласаң,  гел “Ни өчен?” дигән сорауны бирә. Үҗәтлеге дә шактый. Спорт ярышларында бигрәк актив  – гел җиңәргә омтылды. Кешелеклелеге белән дә аерылып торды. Класста берәрсе авырса, аның янына хәл белергә иң беренче Рөстәм китә иде...”



Машинаны сүтеп җыйган


Ә беренчеләре турында бүген дә озаклап, тәмләп сөйли ала Римма апа. Бу чор балалары фотога төшерү белән мавыгып китә берзаман. Рөстәм бу шөгыльне аеруча үз итә. Сирәк булган фотоаппаратларның берсе аңарда. Пленкаларны карават астына, караңгыга кереп “проявить” итәсе. Шуңа да карамастан, фотога төшерү белән мавыгуы сыйныфтагы башка укучыларына да күчә.


“Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бәдәнә Фатыйховна Лесхоз мәктәбендә драмтүгәрәк ачып җибәрде. Спектакльләрнең берсендә Рөстәм белән сыйныфташы Зөфәргә иң җайлы роль туры килгән: сәхнәгә куелган арбада сөйләшеп ятасы... Малайлар аны шулкадәр оста башкарды, спектакль тәмамлангач, тамашачы иң күбе аларга кул чапкандыр”, - дип искә ала Римма апа.


Рөстәмнең кечкенәдән техникага тартылуын Лесхозда легенда итеп сөйлиләр инде. Римма апа да хатирәләрен яңарта: “Лесхоз сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, укучылар Саба мәктәбенә йөри башлады. Анда интернат бар, торып укырга да була. Әмма Рөстәм бик буранлы көннәрдә генә анда кунып кала торган иде. Сигезне тәмамлаган көннәрдә Нургали абый улына иске Уазик машинасы ачкычларын бирә. Дөрес, машина тузган, йөрерлек хәлдә булмый. “Әгәр рәтлисең икән, укырга шушы машина белән йөрерсең!” - ди әти кеше. Рөстәм җәй буе шул машина астында ята. Әмма барыбер йөрерлек хәлгә китерә”.



38 ел гомерен мәктәпкә багышлый


Тумышы белән Арчадан Римма апа. Әтисе – Бөек Ватан сугышында яраланып кайткан Рәүф абыйны Шәмәрдән эшчеләр бистәсенә милиция начальнигы итеп күчерәләр. Шунда кызчык урта мәктәпне тәмамлый. Бик гадел кеше булып җитешә. Сталин үлгән көннәрдә бертуган апаларына көләргә дә рөхсәт бирми. “Хәзер үк утырыгыз һәм авызларыгызны йомыгыз. Сталин үлгән! Безгә еларга кирәк!” - дип, тегеләрнең авызына пластилин каптыра. Апалары моны көтмәгән булса кирәк: “Вәт, бу укытучы ичмасам!” - дип тел шартлатып куялар. Теләкләре кабул була: Римма Рәүф кызы 38 ел гомерен мәктәпкә, балаларга багышлый һәм моның өчен тамчы да үкенми.


1963 елда унынчы сыйныфны тәмамлап, Лесхоз сигезьеллык мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнә. Бер үк вакытта музыка дәресләрен дә алып бара. Читтән торып Казан педагогия училищесын тәмамлый. Ә мөгаллимәлек юлы башланган Лесхоз мәктәбендә 12 ел укыткач, Шәмәрдәнгә күченә. Яшьлек мәхәббәте Рафаэле тәкъдим ясагач, каршы киләсеңмени? Күз тимәсен, гаилә бүген дә тигез-тату гомер кичерә. Ике кызлары – Әлфия белән Индира да укытучылар.


 Хәзер лаеклы ялда Римма апа. Шуңа да карамастан, аны бүген дә репетитор итеп чакыргалыйлар. Биш оныкны тәрбияләргә булышырга да кирәк бит әле. Саба хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов мөгаллимәнең хәлен даими белешеп тора, 65 яшенә Президентның котлау сәламен дә ул ирештергән.


Римма апа Закирҗанова да кичәге укучысы өчен гел борчылып яши. Эштә ирешкән дәрәҗәләре өчен ихластан куана. Ул әнә шулай һәр укучысы язмышын йөрәге аша үткәрә белә.


DSC_0005 (1)


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ