Логотип Магариф уку
Цитата:

Румыния татары: «Телебезнең, татарлыгыбызның кыйммәтен, бәясен белмибез»

Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары Румыния татары, тәрҗемәче, шагыйрь, язучы Танер Мурат белән очрашты. Әлеге очрашу «Иске татар бистәсе» арт резиденциясе...

Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары Румыния татары, тәрҗемәче, шагыйрь, язучы Танер Мурат белән очрашты. Әлеге очрашу «Иске татар бистәсе» арт резиденциясе эшчәнлеге кысаларында үтте. Анда әлеге проектның кураторы, язучы Илдар Әбүзаров та килгән иде. 


WhatsApp Image 2018-04-24 at 17.33.52WhatsApp Image 2018-04-24 at 17.34.53


«Күптән Казан татарларын күрергә, аларның сөйләмнәрен ишетергә теләгән идем», - дип белдерде Танер Мурат студентларны сәламләп. Ул үзе румын татар телендә аралашты. Телдә азмы-күпме аермалыклар сизелсә дә, аңлашылмаучанлыклар тумады. Танер Мурат студентларга телгә, милләткә кагылышлы  сораулар бирде, үз фикерләрен уртаклашты.


Румыниядә дә татар теленең хәле мөшкел икән. Моның сәбәбен Танер Мурат шунда күрә: «Телебезнең, татарлыгыбызның кыйммәтен, бәясен белмибез», - диде ул.


Әңгәмә барышында студентлар Танер Муратка Казанның иң матур урыннары  - Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, Иске Татар бистәсе турында сөйләде. Ә Танер Мурат исә, үз чиратында, аларны үзе румын татар теленә тәрҗемә иткән румын шагыйре М.Эминескуның «Таң йолдызы»исемле әсәре белән таныштырды. Әлеге очрашу бик җылы һәм җанлы рухта үтте.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ