Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабаның хикмәтле «М» хәрефенә бай авылы

Саба төбәгендә «М» хәрефенә башланган авыллар шактый анысы. Әмма бу юлы хикмәт башкада. Исеме «М»дан башланмаса да, җисеме белән хикмәтле «М» хәрефенә бик тә бай бер авыл бар Сабада.Сүзебез, әлбәттә,...

Саба төбәгендә «М» хәрефенә башланган авыллар шактый анысы. Әмма бу юлы хикмәт башкада. Исеме «М»дан башланмаса да, җисеме белән хикмәтле «М» хәрефенә бик тә бай бер авыл бар Сабада.



Сүзебез, әлбәттә, район капкасы саналган Сатыш авылы хакында.


Бердән, XVIII гасыр ахырыннан башлап йөзләгән татар яшьләренә (араларында артист Ш.Биктимеров һәм язучы М.Мәһдиевларның әтиләре дә бар) гыйлем өйрәткән, милләтебезгә имам-хатыйб Габдрахман Мөхәммәтов, шагыйрь Миргазиз Укмаси, язучы Мөхәммәт Гали, дәүләт эшлеклесе Рәүф Сабировтай бихисап күренекле шәхесләр биргән мәдрәсәле авыл ул. Шуңа да Сатышның халкы ук мәдәниятле һәм мәгърифәтле аның. Юкка гына мәктәбе дә узган уку елы нәтиҗәләре буенча «Республикабызның иң яхшы 20 авыл мәктәбе» исемлегенә кермәгән шул! Мөгаллимнәре үк бик тә тәҗрибәле, тирән белемле, актив аларның: биредәге һәр биш укытучының дүртесе заманында шушы мәктәпне тәмамлаган. Араларында «Россиянең мәгариф өлкәсендәге мәгариф хезмәткәре», «Мәгарифтәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгеләренә, «Безнең иң яхшы укытучы», «Укытучы остаз», «Укытучы-мастер» грантларына ия булганнары да шактый. Мәктәп үзе үк үзенең элекке укучысы – Шамил Зиннур улы Зиннуров исемен йөртә. Укучылары да бик тә миһербанлы һәм мәрхәмәтле Сатышның. Без моңа, Сатыш мәктәбендә очрашуда булып, үз күзләребез күреп инандык. Нигә «М» хәрефе диярсез. Чөнки тагын бер елдан үзенең 105 еллыгын билгеләп үтәчәк татар матбугатының иң мәртәбәле басмасы булган безнең «Мәгариф» һәм аның чишмә башы – «Мәктәп» журналы да нәкъ менә хикмәтле «М» хәрефеннән башлана икән бит! Һәм менә журналыбызның олпат юбилее уңаеннан мәктәп укучылары белән очрашулар циклын да Саба районының хикмәтле «М» хәрефенә бай булган Сатыш урта мәктәбеннән башладык та. Әлеге мәктәпнең тагын нинди хикмәтле уңыш-казанышлары бар? Бу хакта «Мәгариф. РФ» электрон журналының 68 санындагы "Мәдрәсәле авылның мәртәбәле мәктәбе" дигән мәкаләне укып таныша алырсыз.


DSCN2509


Сатыш мәктәбе укучылары һәм мөгаллимнәре белән очрашуда «Мәгариф» журналының иң актив авторлары булган күренекле галимнәребездән тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова белән Казан дәүләт энергетика университеты доценты, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты, балалар шагыйре, Ш.Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе Ринат Гали улы Нуруллиннар да катнашты һәм милләт җанлы Сатыш балаларының, укытучыларының нурлы йөзләрен, изге эш-гамәлләрен күреп, ихлас сөенеп кайтты алар.


                                                очрашу

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ