Логотип Магариф уку
Цитата:

Салават Фәтхетдинов казанлылар өчен ике көн рәттән бушлай концерт куячак

Татарстанның халык артисты Казанда ачык һавада концерт әзерли. Салават Фәтхетдинов Татар филармониясе оештырган хәйрия чаралары кысаларында «Җыр театры» дип исемләнгән программа тәкъдим итәчәк. Концер...

Татарстанның халык артисты Казанда ачык һавада концерт әзерли. Салават Фәтхетдинов Татар филармониясе оештырган хәйрия чаралары кысаларында «Җыр театры» дип исемләнгән программа тәкъдим итәчәк. Концерт 21, 22 июнь көннәренә билгеләнгән.


Фото: vk.com/fathetdinovsalavat Фото: vk.com/fathetdinovsalavat

«Салават Фәтхетдинов хәйрия көнцерты үткәрү идеясен күтәреп алды да, бер генә түгел, ике көн сорады. Артистның фондында исәбеннән куелган биш баласы бар. Ике көнлек концертның чарасын ул әлеге балалар хисабына җибәрә», — дип белдерде филармония директоры Кадим Нуруллин.


Сүз ДЦП диагнозы булган  баларарны тернәкләндерүдә  ярдәм күрсәтү турында бара. Салават Фәтхетдинов үз хисабыннан да матди ярдәм күрсәтергә теләк белдерде, дип хәбәр итте филармония җитәкчесе. Ике көн эчендә концертта якынча бер миллион сум акча тупланыр дип көтелә.


21 нче июнь көнне концерт — 20.00, ә 22 нче июнь көнне 19.00 сәгатьтә башланачак. Үткәрү урыны —  Татар филармониясе скверы.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ