Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәләтле баланы күрә, тоемлый белү – бөтен укытучыга бирелми

Бу хакта «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республика олимпиада үзәге тарафыннан оештырылган «Сәләтле балалар гомуми белем бирү системасында: көнүзәк мәсәләләр...

Бу хакта «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республика олимпиада үзәге тарафыннан оештырылган «Сәләтле балалар гомуми белем бирү системасында: көнүзәк мәсәләләр, киләчәккә үсеш перспективалары» дигән темага IV республика фәнни-гамәли конференциясендә сөйләделәр. Конференциядә катнашучылар берничә секциягә бүленеп эшләде. Биредә сәләтле балалар белән эшләү алымнары, 2016/2017 уку елында узган олимпиада, бәйгеләрнең нәтиҗәләре, алдагы планнар хакында сүз барды. «Сәләтсез балалар юк. Аны күрә белергә, үстерергә генә кирәк. Ә андый баланы күрә белү бөтен укытучыларга да бирелми»,- диде үз чыгышында профессор, педагогика фәннәре докторы Валерьян Габделхаков.


DSC_0548


Чыннан да, кайбер мәктәпләр олимпиадага катнашу өчен 50 гә якын укучы алып килеп, алар арасыннан яртысы гына призлы урынга лаек була. Бу очракта инде олимпиадага катнашу эффективлыгы бермә-бер кими. Бу хакта «Туган телләр һәм Татарстан тарихыннан республика олимпиадалын оештыру үзенчәлекләре» секция эшендә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы Республика олимпиада үзәге методисты Мөнирә Әнвәрова үзенең чыгышында әйтеп узды.


DSC_0522Мәсәлән, татар теле һәм татар әдәбияты буенча татар һәм рус мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасында узган олимпиада нәтиҗәләренә килгәндә, Мамадыш районыннан әлеге олимпиадада 51 кеше катнашкан, шуларның 21 е призлы урынга чыккан, эффективлык 41 процентны тәшкил итә, Әлкидән 19 укучы катнашкан, шуларның бишесесе призлы урынга чыккан булса, Ютазыдан 13 укучының өчесе призлы урын яулаган. Татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасында татар теле буенча үткәрелгән олимпиадада ​Баулы, Югары Ослан, Кама Тамагы, Мөслим, Спас муниципаль берәмлекләреннән катнашучылар булмады. ​Аксубай, Алексеевск, Әтнә, Лаеш, Яңа Чишмә, Тәтеш, Тукай, Питрәч, Ютазы муниципаль берәмлекләреннән җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар юк. ​


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ