Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәләтлеләр игътибар үзәгендә

Сәләтле балалар – һәрчак республиканың йөзек кашы булды. Аларга Татарстанда аеруча зур игътибар бирелә. Баланың сәләтен ачу өчен шактый эшләр дә башкарыла. Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары Казандагы...


Сәләтле балалар – һәрчак республиканың йөзек кашы булды. Аларга Татарстанда аеруча зур игътибар бирелә. Баланың сәләтен ачу өчен шактый эшләр дә башкарыла. Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары Казандагы Тимирясов исемендәге инновацион университет базасында оештырылган «Талантлар йолдызлыгы» иҗатны үстерү академиясендә булды.

Биредә “Умка” мәктәпкәчә белем бирү үзәге урнашкан. Әлеге үзәк РФ  Мәгариф һәм фән министрлыгының инклюзив белем бирү буенча тәҗрибә мәйданчыгы да булып тора. Биредә 3 яшькәчә балалар шактый. ДЦП авырулы, аутизмнан интеккән һәм начар ишетүче балалар өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек. Алай гына да түгел, каратэ, йога, Бразилиянең милли көрәше - капоэйра белән дә шөгыльләнергә мөмкин. Ә ата-аналар шәхси кабинетлары аша кереп, балаларының дәресләрдә нишләгәнен күзәтә ала. Бүген исә депутатлар балаларның су өстендә рәсем ясавын карап шаккатты. Бу рәсем сәнгатен төрекләр үз итә, соңгы арада илебездә дә “Эбру” технологиясе буенча дәресләр популярлаша бара. Белгечләр аны сабыйның сәләте үсешенә уңай йогынты ясый, дип белдерә.


image


Депутатлар, сәләтле балалар өчен мөмкинлекләр белән танышкач, үз эшләрен ТР Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча Комитетының күчмә утырышында дәвам итәчәк. Ул көндезге сәг.12дә “Казан-Арена” стадионындагы “Зарница” балалар фәнни-күңел ачу үзәгендә үтәчәк. Күчмә утырышны комитет рәисе Разил Вәлиев алып барачак. Көн кадагында зур мәсьәлә: “2015-2020 елларга ТРда сәләтлеләр белән стратегик идарә итү” дәүләт программасының тормышка ашырылу барышы хакында. Анда ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары А.И. Поминов, “Казанның сәләтлеләр ачык униыерситет 2.0” оешмасы башкарма директоры Ф.Ф.Камалов докладлары тыңланачак.


image-1

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ