Логотип Магариф уку
Цитата:

Шагыйрәләрең белән горурлан, Әтнәм!

Һәркемгә үз туган ягы якын һәм кадерле. Территориясе ягыннан республикабызның иң бәләкәй районы булган Әтнә – күпләр өчен бик тә газиз як. Илһамлы һәм шигъриятле төбәк булганга бу шулайдыр. Татар...

Һәркемгә үз туган ягы якын һәм кадерле. Территориясе ягыннан республикабызның иң бәләкәй районы булган Әтнә – күпләр өчен бик тә газиз як. Илһамлы һәм шигъриятле төбәк булганга бу шулайдыр.


 
WhatsApp Image 2017-01-17 at 15.13.04

Татар рухын, милли гореф-гадәтләребезне энҗе бөртегедәй кадерләп саклый белүче, шигъри җанлы милләттәшләребез яши бит анда. Юкка гына әтнәләр үзләрен: «Без бит – Тукай якташлары», дип йөртми. Шушы бәләкәй генә Әтнә районы әдәбиятыбызга йөзек кашына торырдай күпме каләм осталары биргән! Кайберәүләрен генә күңелдә яңартып узыйк. Мари Иле белән чиктәш бер Күлле Киме авылынан гына да Татарстанның ике халык шагыйре, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре – Сибгат ага Хәким белән Лена Шагыйрьҗан һәм дә бик күп популяр җырлар авторы, укытучы-шагыйрь Фердинант Гайсин әдәбиятыбызга килгән. Шагыйрь Нәҗип Мадьяров, эзтабар язучы Самат Шакир, балалар шагыйре Хәкимҗан Халиков, галим һәм публицист Илдар Низамов, хикәяләр остасы Радик Фәизов, җир хуҗасы-документалист Фәйзи Галиевлар белән дә әтнәләр хаклы горурлана, алар иҗатыннан бүген дә илһам-көч алып яши.
Тик шулай да мин туган ягым – Әтнәмне шагыйрәләр төбәге дип атар идем. Лирик шагыйрә, балалар күңелен яулардай дистәгә якын шигъри китаплар авторы Фирая Зыятдинова, лирик-публицистик яңгырашлы шигырь-поэмалары аша үзен чын Шагыйрә итеп таныткан Лена Шагыйрьжанга алмашка (халкым бүген аны соңгы юлга озатты, урыны җәннәттә булсын) Әтнә төбәгеннән Гөлүсә Батталова дигән кызыбыз үсеп килә: халкына әйтердәй шигъри фикере, үзгә аһәңе бар аның.
Югалту һәм табыш. Күренекле шагыйрәбез Лена апа Шагыйрьҗанны югалтудан күңелләрнең юксылланган бер мәлендә табышка тап булдым әле. Үзенчәлекле шагыйрә-мөгаллимә, актив җәмәгать эшлеклесе Надия Вәлиеваның гамьле-тылсымлы шигырьләрен туплаган китаплары сәбәпче булды моңа. Надиябез тумышы белән Әтнәнең бәләкәй генә Мокшы авылыннан. Бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Остаз-мөгаллимә ул! Озак еллар буена Удмуртиянең Можга каласында яшәп иҗат иткән. Соңгы елларда Казандагы 162 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Балачактан ук шигърияткә гашыйк булган Надия Вәлиева гомере буе каләм тибрәтә. Инде аларны туплап, «Без – Можга татарлары», «Күңел дәрьям дулкын-дулкын...», «Шәп абый булам» дигән китапларын да нәшер итәргә өлгергән. Сүземне озакка сузмыйча, язмамны шагыйрәнең «Күңел дәрьям дулкын-дулкын» дигән китабына кереш сүз язган «Сүз» нәшриятенең баш мөхәррире, «Бәллүр каләм» иясе Шаһинур Мостафин фикере белән төгәллисем килә: «Шигъриятле рухи дөньясы Надия Вәлиевага тормышны бар матурлыгы, бар нечкәлекләре белән аңларга һәм шул төсмер-кичерешләрне башкалар күңеленә дә күчерергә ярдәм итә. Шагыйрә-мөгаллимә шуңа бәхетле дә, тәхетле дә! Әнә бит ул нәрсә ди:
Матурлыкны аңлатырга
Юллар эзлим, сүз табам...
Шигъри дөньям, ач капкацны –
Мин Сиңа кереп барам!..
Әйдүк, түрдән уз, шагыйрә-мөгаллимә! Син безгә, меңьеллык олуг әдәбиятыбызга бик тә кирәк! Синең үзенчәлекле шигъри дәресләрең кирәк...»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ