Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәймиев татарча сөйләшә

Бу очракта сүзебез һич тә туры мәгънәсендә түгел. Иманым камил: Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев –республикабызның җитәкче даирәләре арасында татар әдәби телен иң камил белгә...

Бу очракта сүзебез һич тә туры мәгънәсендә түгел. Иманым камил: Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев –республикабызның җитәкче даирәләре арасында татар әдәби телен иң камил белгән, мәдәниятебезне һәм сәнгатебезне тирән ихтирам иткән, сәнгатькәрләребезгә һәрдаим ярдәмен күрсәтеп яшәгән шәхестер, мөгаен.


конферен


Олпат затыбызның 80 яшьлек юбилее уңаеннан Мәскәүнең «Молодая гвардия» нәшрияты рус телендә «Мәшһүр шәхесләребез тормышы» сериясеннән И.Цыбульский белән Н.Шәйдуллинаның «Минтимер Шәймиев» дигән китабы дөнья күргән иде. Һәм менә, ниһаять, Татарстан китап нәшрияты да беренче Президентыбызга багышлап туган телебездә язылган китапны нәшер итеп өлгертте. Авторы могтәбәр әдибебез – Татарстанның халык язучысы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рабит Батулла булган «Илбашы» китабы ул. Президентыбыз хакында үз ана телебездә татарча уйлап язылган тәүге әдәби-документаль әсәр бу! Анда республикабыз Илбашының Актаныштагы Әнәк авылының «Минкәй» дип йөртелгән (Президентыбызның кушаматы шулай булган) малай чагыннан алып халкыбызның күз өстендәге кашына кадәр күтәрелгән  Шәйми бабайгача тормыш мизгелләре хикәяләр рәвешендә бирелгән. Моңа кадәр, кайбер сәбәпләр аркасында әйтелмичә торылган серләр, вакыйгалар да мавыктыргыч итеп бәян ителгән анда. Китап авторы  фикеренчә, аларның барысы да Минтимер ага, аның җәмәгате Сәкинә ханым, әдип үзе шаһит булган фактик материалларга нигезләнгән. Кыскасы, «Илбашы» китабында беренче Презизентыбызның сәяси һәм шәхси тормышы шактый калку чагылыш тапкан.


Бу урында күренекле тарихчы галимебез Индус ага Таһировның «Без тарихта эзлебез» китабындагы (Казан: ТКН, 2016) урын алган «Минтимер Шәймиев» дигән очеркыннан түбәндәге өзекне китерү бик тә урынлы булыр дип саныйм:


«Шәхес турында ул көч-куәттә вакытта язу – ифрат авыр эш. Минтимер Шәрип улы турында да шактый күләмле китаплар басылып чыкты. Аларда дөреслек тә шактый күләмдә. Әлбәттә, мәдхия дә җитәрлек. Күрәсең, шунсыз булмыйдыр. Минемчә, шәхес турында язганда, автор үзенә: «Мин, бу шәхес кәнәфиен бушатканнан соң да, шушылай итеп яза алырмынмы икән?» дигән сорау бирергә тиештер».


Бу нияттән, Рабит Батулланың «Илбашы» да озын гомерле булсын иде.


Әлеге китап 2мең данә тираж белән Татарстан китап нәшриятының Казандагы фирма кибетләренә бу атна башыннан сатуга чыкты. Бәясе – 180 сум.


Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Р.Батулланың «Илбашы» китабы басылып чыгу уңаеннан матбугат конференциясе булып узды. Аның эшендә язучы Рабит Батулла үзе, китапның әдәби мөхәррире Газинур Морат, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин катнашты.


c991112d7e45d3c8302cb98d542d6902_M


Р.Батулланың М.Шәймиевка багышланган "Илбашы" китабы чыгу уңаеннан матбугат конференциясе видеосы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ