Логотип Магариф уку
Цитата:

«Шигырь яза башласам балага әйләнәм дә куям»

Казанның 99нчы балалар бакчасында танылган шагыйрәбез Резеда апа Вәлиева белән очрашу булды. Бакчага йөрүче нәниләр шагыйрәнең шигырьләрен укыды, аның сүзләренә язылган җырларны җырлады. Кичәнең сцена...

Казанның 99нчы балалар бакчасында танылган шагыйрәбез Резеда апа Вәлиева белән очрашу булды. Бакчага йөрүче нәниләр шагыйрәнең шигырьләрен укыды, аның сүзләренә язылган җырларны җырлады. Кичәнең сценарие искиткеч оста төзелгән иде. Җыр, бию, шигьри тамаша бер-берсенә үрелеп барды.WhatsApp Image 2018-04-25 at 11.31.06


Резеда апа үзе дә сүз алды, шигырьләрен укыды. Инде 88 яшендә булса да, ул әле дә аудиторияне үзенә каратып тота белә. Ни гаҗәп балалар да шым булды, игътибар белән, ә шаян шигырьләрен көл-көлә тыңладылар. Аннан соң берләгәләп фотога төштеләр. Янында бөтерелделәр. Гасырга тиң буыннар очрашуы булды бу кичә. WhatsApp Image 2018-04-25 at 11.30.05


Бакча мөдире Рита Хәкимова: “Әдипләребез белән мондый очрашуларны киләчәктә дә оештырырга планлаштырабыз”, - диде. Бу балалар бакчасы статусы белән рус бакчасы булса да, монда татарча белүче балалар шактый. Очрашу да татар телендә барды.WhatsApp Image 2018-04-25 at 11.25.38 WhatsApp Image 2018-04-25 at 11.26.21


***


Кичә тәмамланганнан соң, шагыйрә белән иркенләп сөйләшеп тә утырдык.


-        Балаларга шигырь язар өчен балачакта яшәргә кирәк ич? – сорыймРезеда ападан.


-        Ә мин шигырь яза башласам балага әйләнәм дә куям, - диде ул.


Әти-әнисенең иркә кызы булып үскәнгәдер инде, балачакка кайту рәхәт аңа. Аеруча әтисе иркәләгән. Шагыйрә булып китүенең тагын бер сәбәбе, шигырь тыңлап үсүендәдер. "Әни авызыннан Тукай шигырьләре “сибелеп” кенә тора иде”, - ди Резеда апа.


Гаилә тормышыннан да уңган шагыйрә. “Ирем бик яхшы кеше иде. Мине хөрмәтләп кенә торды. Бик яратты. Ул минем арттан 10 ел йөрде ич! Башка егетләрне якын җибәрмәде, куып кына тора иде”, - дип шәхси тормышыннан хатирәләр дә яңартып алды.


Менә шулай әти-әни иркәләвендә, ир хөрмәтендә яшәгән ул. Көнче, хөсетле кешеләр дә очрамый калмагандыр, әлбәттә. Тормыш сынаусыз булмый бит инде. Әмма Резеда апа аларны искә алмый. Аллаһ Тәгалә шулай язган булгандыр дип кенә куя.


Язмышыннан канәгать ул. Әти-әнисебалачак рәхәтен мул итеп биргән аңа. Гомергә онытылмаслык итеп. Шуңамы,Резеда апа хәзер дә балалар өчен шигырьләр яза. Әле басылмаган шигырьләре дә шактый икән. “Балалар өчен тагын бер китап чыгарырга ниятем бар әле. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә”, - ди.


Шагыйрә белән сөйләшүдән тагын бер өземтә


Резеда апа “Әбине жәлләп кенә” дигән шигыренең тарихын да сөйләп алды. Дөресрәге, соңгы юлларының язылуы тарихын. Бу шигырьне укыгач бер хатын-кыз аңа: “Бик дөрес язгансың, әле бирсәң сыерыңны да алып китә алар”, - дигән. “Вәт шәп фикер, дидем дә өстәп куйдым”,-  ди Резеда апа көлеп.


Менә шушы шигырь юлларын:


Өйде әби бүләкне,


Ниләр генә куймады?!


Сыерын да бирә иде,


Машинага сыймады.


Резеда апаның тагын бер сүзе күңелгә кереп калды.


-        Мин дә әле кичә генә 16 яшьтә идем сыман!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ