Логотип Магариф уку
Цитата:

Сугыш вакытында күченеп китеп, чит җирдә төпләнгән татарның сагышлы язмышы...

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академик театрында журналистларга  Сөмбел Гаффарованың «Килмешәк» спектакле тәкъдим ителде.Бу Сөмбел Гаффарованың олы сәхнәдә куелган беренче әсәре. Дебют. Төп рольләр...

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академик театрында журналистларга  Сөмбел Гаффарованың «Килмешәк» спектакле тәкъдим ителде.


Бу Сөмбел Гаффарованың олы сәхнәдә куелган беренче әсәре. Дебют. Төп рольләрне Радик Бариев (Нәкыйп) һәм Люция Хәмитова (Жоанна – Нәкыйпнең хатыны) башкаралар. Куючы-режиссер  Фәрит Бикчәнтәев әлеге әсәрне шатланып каршы  алды: “Яңа автор килүе – театр өчен зур вакыйга”, - дип белдерде ул.


Фотолар чыганагы: kamalteatr.ru Фотолар чыганагы:
kamalteatr.ru

Вакыйгалар бөтен гомерен чит илдә яшәргә мәҗбүр булган Нәкыйп исемле татар егете тирәсендә кайный. Бөек Ватан сугышы вакытында әсирлеккә эләгеп, аннан котылгач та, Нәкыйп билгеле сәбәпләр аркасында Советлар Союзына кире әйләнеп кайта алмый. Канаданың зур булмаган бер шәһәрендә килеп, ул татар авылындагыча яши башлый - бәрәңге үстерә, Хэллоуин урынына Сабантуй уздыра. Хатынына да ул Джоанна дип түгел, ә татарча "Җаным" (нәкъ яшьлек мәхәббәте Зәйтүнәгә дәшкәнчә) дип эндәшә. Тик... гомере буе туган илен сагынып яши.


Драма үзенчәлеге - конфликтка бәйле. “Килмешәк”тә тышкы конфликт - Сталин ГУЛАГы тоткыннарына әйләнгән әсир солдатлар һәм офицерлар язмышы... Эчке конфликт - төп геройның күңелендә барган бәхәсләр... Нәкыйпнең әлеге конфликтта ничек яшәве автор тарафыннан бик оста сурәтләнгән.  Бу эштә драматургка ярдәмгә истәлекләр килә. Алар аша без әлеге эчке конфликтның чишелә алмаслык икәнен аңлыйбыз... Герой туган авылында калган сөйгән кызын, әнисен дә искә төшерә, шул ук вакытта аның күз алдыннан хәзерге хатыны белән танышу, бәхеттә уздырган парлы юллары китми. Һәм нәкъ менә шунда язучы-драматург утка май сала: Нәкыйпкә хәзер ул туган иленә ирекле рәвештә, бернинди куркусыз кайта ала дигән хәбәрне җиткерәләр. Бичаракайның күңеле бәргәләнә: бер яктан, туган җир үзенә тарта, тик гомер кичергән хатынын ташлап китеп булмый... Нишләргә?
Төп геройның характерын ачар өчен, Сөмбел Гаффарова спектакльгә сугыш вакыйгаларын да кертеп җибәрә. Ул вакыйгалар конфликтка турыдан-туры  бәйләнмәсәләр дә (конфликт  хәзерге белән туган илне сайлау арасында), драма төзелешен бозмыйлар.


Авторның детальләр белән бик яхшы уйнавын билгеләп үтәргә кирәк. Сәгатьләр генә ни тора... Бер үк вакытта – алар символ ролен дә үтиләләр. Тормышны символлаштыралар: алар көтелмәгәндә ватыла да, көтелмәгәндә эшләп тә китә алалар. Тормыш та шулай бит. Кайчакта аска тәгәрәргә мөмкин, кайчакта үргә таба юл алырга... Нәкыйпны тулырак ачучы предмет та әле ул. Шул сәгатьләр аша без анын оста куллы икәнен беләбез. Cпектакльдә башка детальләр дә җитәрлек. Мисал өчен, бәрәңге. Юкка гына  драматург аны шулкадәр күп итеп күрсәтми. Бәрәңгене шул  дәрәҗәдә утырту (артык күп) – Нәкыйпнең туган илен сагыну дәрәҗәсен ачып бирә. Принцип гади: ул илен хәтерләтүче нинди дә булса предметның һәрвакыт күз алдында булуын тели. Бу геройга җиңеллек бирә.MG_2933
Төсләр кулланылышына күз салыйк. Драмадагы геройлар өстендә ак кием күбесенчә өстенлек итә. Төп герой безнең алдыбызда яшь чагында да, картайган көннәрендә дә ак киемдә килеп баса. Әдәби әсәрдә автор беркайчанда төсләрне уйлаймыйча сайламый. Үзенең бер билгеләнеше бар. Ак төс, минемчә, яшьлеккә әйләнеп кайту өметен символлаштыра пьесада. Сугышка киткәндә дә ул акта (бу аның исән-сау кире әйләнеп кайта алачагына өметне күрсәтә), бүгенге көндә дә ул ак кием кигән… Бу очракта туган илгә әйләнеп кайту өмете тасвирлана. Драматург классицизм чорына хас бүленешне куллана. Төсләр ярдәмендә  ул геройларны кискен рәвештә икегә бүлә: яхшы геройлар  якты төсләр белән сурәтләнсә, началарлары кара төс белән. Мисал өчен, Хисматулла – Нәкыйпнең авылдашы, аны саткан герой – кара төс белән күрсәтелә.


Әсәрдә үз иленнән китәргә мәҗбүр булган тагын бер персонаж бар. Шотландиядан күченеп киткән Самуэль исемле Нәкыйпнең күршесе. Тамаша  дәвамында әлеге герой үз халкының милли киемендә һәм волынка белән. Моның белән драматург ни әйтергә теләгән соң? Сөмбел Гаффарова проблеманы халыкара масштабка күтәрә. Әйе, татарлар өчен борчылу күбрәк, ансы сизелә, әмма шулай башка милләтләр дә моның аркасында азаплана. Шушы проблемага киң аудиторияның игътибарын җәлеп иттерәсе килә сүз остасының.


Романтик рухтан баш тартып, автор тагын бер мөһим мәсьәлә турында сөйли. Без инде “Татарлар бердәм” дигән лозунгларга ияләшкән, ә менә язучы ачы хакыйкатькә күзебезне ача. Бөек Ватан сугышы вакытында татарлар бердәм фашистка каршы көрәшсә дә, арада сатлыкҗаннар табыла. Фаҗига шуңардан гыйбарәт. Авторның татар милләтенең абруен төшерәсе килми, ул бары тик татарларның әлеге хәлдә шулай ук гаебе бар икәнен күрсәтә. Реализм иҗат җимеше нәкъ шундый булырга тиеш тә. Идеялогиядан баш тартып, хәлгә дөреслек күзлеге аша карау әсәрнең төзеклеге турында әйтә.


Пьеса “Хеллоуин” бәйрәмен ( Европада һәм Америкада бик популяр бәйрәм. Серлелеге белән аерылып тора) үткәрү белән башланып китә. Бу бәйрәм шулай ук аллегорик төшенчәгә ия. Аны билгеләп уткән вакытта җиргә төрле җеннәр, кара көчләр чыга дигән риватьләр бар. Һәм чыннан да җеннәр чыга...әмма җиргә түгел, ә  төп герой күңелендә. Шатлыклы хәбәр килеп ирешкәч, ул бөтенләй югалып кала. Хеллоуин образы геройның күңелендә әзерләнәчәк үзгәрешләре турында кинаяли. “Килмешәк”тә бар  нәрсә  катлы-катлы
мәгънәгә ия, бу шуңа бер дәлил.


Төп рольләрне, алдарак әйтеп узганча, Радик Бариев һәм Люция Хәмитова башкардылар. Татарстанның халык артистлары әлеге проблеманы үз уеннары белән тулы мәгънәдә ачып бирделәр дисәм, ялгышмамын. Радик Бариев чит илгә күченеп китүче мөһаҗир кичергән хисләрне үзе кичереп, шуны тамашачыга тапшыра алды. Пәрдә ябылганда, күбесенең күзендә яшьләр. “Ничек кенә яшьләремне тыерга тырышмасам да, барып чыкмады» - ди Гузәл Шәрәфиева.


Бер уйлап карасаң, автор сайлаган тематика хәзерге тормыш өчен акуталь түгел кебек… Шуңа күрә ул әдәби кыйммәтен дә югалта сыман. Әмма бу өстән караучылар өчен генә шулай. Кайчандыр илдән китергә мәҗбүр булучылар, хәзер инде кире әйләнеп кайта алмыйлар. Монда эш мөмкинлек булуда яки булмауда түгел. Алар бер төпләнгән урыннарын ташлап китә алмыйлар. Ләкин Сөмбел Гаффарова дөрес сизә – йөрәкләре белән алар барыбер туган җирләрен сагыналар... Драматург, минемчә, нәкъ менә шул ачы сагышны бирергә омтылган. Аның максаты - чишелеш юлын күрсәтүдә түгел, кешеләрнең психологик кичерешләрен ачып бирү.


Әлеге вакыйга турында танылган тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова менә ни уйлый: “Яшьләр тарихны тирәнтен белми. Шуңа күрә мин мондый куелышлар кирәк дип саныйм. Икенчедән, бу бит әле яшь драматургка юл ачу. Бу җәһәттән дә сөенергә кирәк”.
Чыннан да, тарих белән кызыксынып китәргә этәрергә мөмкин бу әсәр.
Гади тамашачыга спектакль шулай ук бик ошаган. Әйе, “Килмешәк” – көлдеререргә дә, елатырга да сәләтле, эчтәлекле, җитди мәсьәлә күтәреп чыккан әдәби әсәр...


Ильяс Баһауов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ