Логотип Магариф уку
Цитата:

Сызраньда Татар мәдәнияте үзәге ачылачак

Самара өлкәсенең Сызрань шәһәре хакимияте җирле Татар милли-мәдәни мохтариятенә бушлай файдалануга бина бүлеп биргән. Шәһәрдә С.Разин урамындагы 26 нчы йортта урнашачак әлеге Татар мәдәнияте үзәгендә...

Самара өлкәсенең Сызрань шәһәре хакимияте җирле Татар милли-мәдәни мохтариятенә бушлай файдалануга бина бүлеп биргән. Шәһәрдә С.Разин урамындагы 26 нчы йортта урнашачак әлеге Татар мәдәнияте үзәгендә якын киләчәктә татар теленә өйрәтү дәресләре үткәрергә, иҗади чаралар, әдәби очрашулар уздырып торырга ниятлиләр.


 

Хәзерге вакытта андагы бүлмәләрдә җирле татарларның финанс ярдәме белән ремонт эшләре төгәлләнеп килә, дип хәбәр ителә милли мохтариятнең рәсми сайтында. Татар мәдәнияте үзәге ачылу Сызрань шәһәрендә татар мәдәниятен үстерүгә этәргеч ясар дип көтелә.


7566



"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ