Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар эстрадасы артистлары җәйге ялларны ничек үткәрә?

Гаҗәп! Әле кайчан гына җәйне көтә идек. Шул арада июль уртасына да килеп җиткәнбез. Балалар каникулда, олылар да ялларын җәйнең җылы, кояшлы көннәренә туры китереп сайлый. Кемдер авылда, табигатьтә ял...

Гаҗәп! Әле кайчан гына җәйне көтә идек. Шул арада июль уртасына да килеп җиткәнбез. Балалар каникулда, олылар да ялларын җәйнең җылы, кояшлы көннәренә туры китереп сайлый. Кемдер авылда, табигатьтә ял итә. Кемдер диңгезгә бара, сәяхәт итә. Балалар лагерьларга йөри.


Шул уңайдан без татар эстрадасының танылган артистлары арасында сораштыру үткәрергә булдык. Сәнгать әһелләре җәйге ялларын ничек үткәрә икән?


Алсу Фазлыева:


Быелгы җәй бигрәк ошый безгә. Эшлибез дә, ял да итәбез. Авылда бик еш булабыз. Табигатькә дә бик еш чыгабыз, дуслар белән очрашабыз. Әле менә улыбыз лагерьга барырга әзерләнә. Бу җәй тиз үтми кебек, чөнки бөтен җиргә дә барырга өлгерәбез.


Илназ Баһ:


Быелгы җәйне бик күңелле үткәрәбез. Җәй башында бөтен гаиләбез белән Төркиядә ял иттек. Шулай ук ялларда авылга әби-бабайлар янына кайттык, себерке әзерләдек, җиләкләр җыйдык, су коендык. Велосипед, самокат һәм роликларда йөрибез. Күп вакытыбызны саф һавада үткәрергә тырышабыз.


Быел олы улыбыз 1 нче сыйныфка укырга керә. Шуңа җәй көне күбрәк һавада, урманда йөреп, сәламәтлекне ныгытып, мәктәпкә яңа көчләр туплыйбыз. Чөнки мәктәпкә керү ул, гомумән, баланың тормыштагы икенче этабы.


Рәфинә Ганиуллина:


Җәйне һәрвакыт көтеп алабыз. Бик яратам үлән исен, җиләк җыюны бер дә калдырмыйбыз, гаилә белән күбрәк табигатьтә булырга тырышабыз. Гомумән, ел фасыллары алышынып торган җирлектә яшәгәч, гел күңел халате үзгәреп тора, илһамландыра, иҗат итәргә күп көч бирә. Яңа жырлар туа, тиздән клип төшерәбез. Тамашачыларыбызга хис-тойгыларны жырга салып бүләк итә алу – зур бәхет минем өчен!


Лилия Муллагалиева:


Идел яр буенда яшәгәч, балалар көн саен су кереп, үзебезнең теннис, воллейбол мәйданчыкларында уйнап ял итә. Алар өчен барлык шартлар да тудырылган. Шуңа аларның беркая да китәселәре дә килми. 1-2 атнага авылга әби-бабайлары янына да кайтып киләләр.


Кызыбыз спорт аэробикасы, ә улыбыз хоккей белән шөгыльләнә. Икесе дә лагерьга барырга җыена. Гадәти лагерьларны балалар бик яратып бетермиләр. Шуңа күрә аларны үзләре шөгыльләнә торган спорт юнәлешендәге лагерьларга җибәрергә тырышабыз.


Зөлфәт Зиннуров:


Җәебез бик әйбәт кенә үтә. Балалар бакчасы чыгарылышыннан соң, өй артына бассейн куйдым. Бу кызу көннәрдә балалар шунда рәхәтләнделәр. Әле менә Чаллыларны, Сабаларны әйләнеп кайттык. Сабада яшәүче сеңелкәшемнең малайлары бар. Алар олы кызыбыз Зәлия белән бик дус. Зәлия шунда “Мин Эмиль белән калам”, - ди. Эмиль мәктәптәге лагерьга йөри. Менә шул лагерьга бер көнне Зәлия белән барып караган идек – ошаттылар. Кичә барганнар иде, бүген дә бардылар. “Иртәгә дә барам әле”, - дип, шулай кызыбыз беренче тапкыр әниләрдә калды. Менә шулай матур гына дәвам итә җәйге каникуллар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ