Логотип Магариф уку
Цитата:

“Татар-информ” - .TATAR доменында эшләүче беренче яңалыклар сайты

Бүген, 30 августта, .tatar доменында татар телендә беренче яңалыклар сайты эшли башлады. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясенең яңа адресы – tatar-inform.tatar.Бүген сайтның дизайны...

Бүген, 30 августта, .tatar доменында татар телендә беренче яңалыклар сайты эшли башлады. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясенең яңа адресы – tatar-inform.tatar.


Бүген сайтның дизайны да үзгәрде.


“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы 1990 елның 6 июнендә эшли башлады, һәм ул Советлар Союзында һәм Россия Федерациясендә эшләүче беренче региональ мәгълүмат агентлыгы.


tatar-inform.tatar – татар телендәге беренче һәм бердәнбер мәгълүмат агентлыгы. Агентлык көн саен дөнья, Россия, Татарстан яңалыкларын җиткереп бара. Сайтның социаль челтәрләрдә – Facebook, VK, Instagram, Twitter, OK социаль челтәрләрендә төркемнәре бар. Киләчәктә “Татар-информ” яңалыкларына Telegram, WhatsApp мессенджерларында да язылып булачак.


Сайттагы рубрикалар – “Татар дөньясы”, “Мәдәният”, “Рәсми хәбәрләр”, “Авыл”, “Икътисад”, “Хәвеф-хәтәр”, “Кәсепчелек”, “Фән һәм мәгариф”, “Спорт”, “Дин”.
“Аналитика, күзәтү” бүлегендә аналитик язмалар, “Әңгәмә” рубрикасында төрле темаларга интервьюлар тәкъдим ителә. Редакция фото һәм видеорепортажлар да әзерли, аларны шул исемдәге рубрикаларда карарга була.


“Татар матбугаты” бүлегендә бүгенге татар газета-журналларында чыккан актуаль язмалар тәкъдим ителә. Редакция татар телендә матбугат конференцияләре дә үткәрә, аларны “Фикер алышу” рубрикасында карарга була.


“Татар-информ” сайтының татар редакциясенең максаты – татар телле укучыларга туган телдә мәгълүмат бирү. Татар редакциясенең .TATAR доменында теркәлүенең сәбәбе –Татарстан Республикасы хөкүмәте тырышлыгы белән булдырылган доменын популярлаштыру.


.TATAR домены татар теле сайтларны үстерү, Татарстан Республикасын дөньяда таныту, татар телле сайтларга аудиторияне җәлеп итү максаты белән булдырылган иде. Бу доменда сайтларны теркәү 2015 елның 25 мартында башланган иде.


image


Чыганак: МА "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ