Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар җәйге лагерьлары «Артек»ка конкурентмы?

Кояш җылысын тоеп өлгермәсәк тә, җәйнең акрынлап беренче ае уртасына якынлашты. Кем-кем, җәйне иң көтеп алган кешеләр – балалардыр, мөгаен. Көн саен иртүк торып мәктәпкә ашыгулар, дәрес әзерләүләр арт...

Кояш җылысын тоеп өлгермәсәк тә, җәйнең акрынлап беренче ае уртасына якынлашты. Кем-кем, җәйне иң көтеп алган кешеләр – балалардыр, мөгаен. Көн саен иртүк торып мәктәпкә ашыгулар, дәрес әзерләүләр артта калды, алда – өч айга сузылган каникуллар көтә! Балалар белән бергә шатланган кеше – әлбәттә, ата-аналар. Тик, шатлану белән бергә, баланың ялын оештыру турында уйлар да тынгы бирми. Ял кызыклы да, файдалы да булсын, баланың сәламәтлегенә дә, тормышына да куркыныч тудырмасын өчен кая җибәрергә?  Татарстан лагерьларын сайларгамы, әллә инде «Артек»ка  юллама алыргамы?


Агымдагы елда  Татарстан лагерьларында 220 меңгә якын яшь татарстанлы ял итәчәк. ТР премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов катнашында  булып узган республикакүләм ата-аналар интернет-җыелышында әнә шундый саннар китерелде.


Саный китсәң, Татарстанда да балалар рәхәтләнеп ял итәрлек менә дигән лагерьлар бар! Соңгы елларда яшүсмерләр арасында популярлашып киткән «Сәләт»не генә алыйк. Бүгенге көндә биредә 24 смена эшләп килә. Оештыручыларның сүзләренә караганда, ел дәвамында 10-12 меңгә якын бала «Сәләт»кә тартыла. Исеменнән үк күренгәнчә, биредә фән һәм белем, интеллект юнәлешләре, шул ук вакытта төрле мәдәни һәм спорт чараларына да зур әһәмият бирелә. Татар телен өйрәнү, татарча аралашу өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.


Ә шулай да, балаларыбыз кайсы лагерьны якын итә?


Ләйлә Хәсәнова, 15 яшь:


– Ел саен яраткан «Сәләт»емә барырга дип атлыгып торам. Рәхәтләнеп үз телеңдә сөйләшәсең, яңа дуслар табасың.  Ә инде «Сәләт» форумы үзе ни тора! Бу лагерьны мин бернинди диңгез буенда ял итүгә дә алыштырмас идем.


Айсылу Насибуллина, 15 яшь:


– Мин «Дуслык»та ял итәргә исәпләп торам. Смена татар телендә уза, милли бәйрәмебез Сабантуй, һәм башка кызыклы чаралар булачак. Татар эстрадасы йолдызлары, журналистлар белән очрашулар көтелә. Моңарчы барганым юк иде, бик күңелле һәм мавыктыргыч булырга охшап тора.


Тәнзилә Абрарова:


–  Улымны «Костер» республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә «Яшь техник» профиль сменасына озаттым. 18 көн дәвамында алар  авиа-, авто-, ракето-, судомодельләштерү, медиаиҗат, робот техникасы, JuniorSkills юнәлешләре буенча техник мастер-классларда катнашачаклар.hmVoFdPIPfc


«Артек» халыкара балалар үзәгенә кышкы сменага 5-11 сыйныф укучылары кабул ителсә, җәйге сменада 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар ял итә ала. Бирегә барырга теләүчеләрнең саны шулай ук кимеми, киресенчә, путевка алуы катлаулы ди ата-аналар. Беренчедән, бала укуда, спортта, сәнгать өлкәсендә актив катнашып, төрле конкурсларда җиңәргә тиеш. Икенчедән, соңгы 3 елда алган диплом, грамоталарны теркәп, путевка алу өчен гариза тутырырга кирәк. Гариза кабул ителгән очракта, ата-анадан шулай ук взнос алына. Коммерция путевкаларының бәясе 80 меңгә төшә диелә «Артек» рәсми сайтында.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин баламны үзебезнең җирлектәге лагерьга җибәрәм.Татарча сөйләшергә өйрәнеп кайта ул аннан. Кызганыч, хәзер балаларыбыз татарчаны онытып бара... Автор: Алмазия

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ