Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары кискен мәсьәләне хәл итә

ТР Халыклар Дуслыгы йортында Россия Федерациясе төбәкләренең милли мәгариф кураторлары, укыту татар телендә алып барыла һәм татар теле өйрәнелә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдә...

ТР Халыклар Дуслыгы йортында Россия Федерациясе төбәкләренең милли мәгариф кураторлары, укыту татар телендә алып барыла һәм татар теле өйрәнелә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашындагы семинар-киңәшмәнең пленар утырышы узды.


Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов ачып җибәрде.


DSC_0968


– Өч көнгә сузылган секция эшендә Россия Федерациясе төбәкләре башкарма хакимияте органнарының мәгариф өлкәсендә идарә итүне гамәлгә ашыручы милли мәгариф кураторлары,  РФ төбәкләренең татар иҗтимагый оешмалары һәм милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре, РФ төбәкләренең укыту татар телендә алып барыла һәм татар теле өйрәнелә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, ТР районнары мәгариф идарәләренең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча җавалы белгечләре, методистлары – барлыгы Россия Федерациясенең 300 төбәгеннән 150 вәкил катнаша. Ел саен август киңәшмәсе кысаларында узучы чараларда катнашуыгыз өчен без бик шат һәм рәхмәтебезне җиткерәбез.  Милли мәгариф өлкәсендә эшләнгән эшләребез, уңышларыбыз күп. Шулар белән бергә кичекмәстән хәл ителәсе проблемалар, уртага салып сөйләшердәй сүзләр дә юк түгел,- диде министр сәламләү чыгышында.


WhatsApp Image 2017-08-08 at 16.55.53


“Россия Федерациясе төбәкләрендә милли белем бирүне саклау һәм үстерү” темасы буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Мөхәммәтов Илдар Ринат улы чыгыш ясады.  Сүз бердәм дәүләт имтиханын туган телдә тапшыру, “Ана теле” онлайн мәктәбе эшчәнлеге, UEN TV татар балалар каналының контенты,  татар теле укыту концепсиясе, татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада, «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар бәйгесе хакында барды.


Милли мәгарифне саклау һәм үстерү буенча Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев докладлары тыңланды.


DSC_0992


Татарстан Республикасы фәннәр Академиясенең гыйльми сәркатибе Заһидуллина Дания Фатыйх кызы “Гомуми белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбияты: заман таләпләре һәм үзгәрешләр” темасын күтәрде. Шулай ук Омск, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән килгән делегатлар үз төбәкләрендә татар теле һәм әдәбиятын укытуда килеп туган проблемалар, эш алымнары, ирешелгән уңышлары хакында баян итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ