Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле укытучысы: «Бердәм республика имтиханында үз көчемне сынап карыйм»

Казанның 30нчы мәктәбе җитәкчесе, татар теле укытучысы БРИ тапшырды. 19 ел укытучылык стажы булган Илсур Миндубаев ике сәбәп аркасында имтихан язды.«Мин үзем татар теле укытучысы. Беренчедән, үз көчем...

Казанның 30нчы мәктәбе җитәкчесе, татар теле укытучысы БРИ тапшырды. 19 ел укытучылык стажы булган Илсур Миндубаев ике сәбәп аркасында имтихан язды.DSC_0920


«Мин үзем татар теле укытучысы. Беренчедән, үз көчемне сынап карарга булдым. Икенчедән, кызым — чыгарылыш сыйныфы укучысы. Ул Казанның 20 нче гимназиясендә белем ала. Аның өчен гаилә белән борчылабыз. Аның имтиханнарга ничек әзерләнүен күрәбез. Бүгенге хисләремне кайтып аңа җиткереп, кызымны тынычландырыр өчен БРИда катнашам», - диде Илсур Мансур улы.


DSC_0909


Бердәм республика имтиханын Татарстанның шәһәр һәм районнарында теләгән һәркем тапшыра алды. Казанның 127 нче урта мәктәбендә татар теле буенча имтихан эшен 30дан артык кеше тапшырды. Алар арасында  ата-аналар, министр Рафис Борһанов, татар шагыйрьләре, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин, «ГТРК Татарстан» генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов, Татарстан китап нәшрияты, Бөтендөнья татар конгрессы һәм ИЯЛИ хезмәткәрләре бар.


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ