Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телен белүчеләр кимиме?

Бүген Казанның “Корстон” комплексында VII Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы үтте. Аның эшендә дөньяның 30 иленнән һәм Россиянең 60 төбәгеннән 900ләп вәкил катнашты. Делегатларның 55 пр...

Бүген Казанның “Корстон” комплексында VII Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы үтте. Аның эшендә дөньяның 30 иленнән һәм Россиянең 60 төбәгеннән 900ләп вәкил катнашты. Делегатларның 55 проценты – кызлар, 45 проценты – егетләр. Россиянең 7 төбәгеннән, Австрия, Венгрия, Молдова, Голландия, Грузия вәкилләре форумда беренче тапкыр катнаша. Делегатларның уртача яше – 26 яшь.


форум фото 3!


"Гаилә һәм мәктәп" һәм "Мәгариф" журналы журналистлары да форум утырышында булып кайттылар. Форум делегатларын Татарстан Президенты исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. “Татарстан Республикасы җитәкчелеге татар милләтенә, Россиянең күп кенә субъектларына, күп кенә илләргә чәчелеп яшәүче милләттәшләребезгә ихтирам һәм игътибар күрсәтеп яши. Татарстан Конституциясенең 14нче маддәсенә таянып, республикада милләттәшләрне берләштерү, киләчәктә дә телебезне, милли кием, милли ризыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендә, үзен Россия Федерациясендә таныту максатыннан зур эш алып барыла”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Бөтендөнья татар конгрессының милләттәшләр белән тыгыз эшләвен билгеләп үтте. “Россиядән, чит илләрдән татарлар Казанга Мәккәсенә килгән кебек килә, төрле мәсьәләләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Татарстан читкә сибелгән милләттәшләре белән бер тормыш корып яши. Милләтебезнең якты киләчәген яшьләр ярдәмендә корырга тиешбез. Глобальләшү заманында бу бигрәк тә мөһим. Татар телен белүчеләр саны кими дип борчылабыз, шуңа күрә аны ничек итеп популярлаштыру турында тирән уйланабыз”. Чыгышының азагында ул Татарстан үзенең сәясәте, икътисады белән алдынгы төбәк булуын ассызыклады, яшьләргә киләчәктә дә аралашып яшәргә киңәш итте, элемтәләрне югалтмауларын теләде.


форум фото2!


Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин исә 2 ел дәвамында башкарылган эшләренә хисап тотты. Чыгыш ясаучылар арасында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, 2нче лицей-интернатның инглиз теле укытучысы Рашат Якупов, музыкант Рәдиф Кашапов һәм язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ркаил Зәйдулла да бар иде. Шунысын да искәртик, форумда чыгышларның фәкать татар телендә генә яңгыравы ямь өстенә ямь булды.


Хәзерге вакытта Универсиада авылында татар яшьләре 5 секциягә бүленеп фикер алышуны дәвам итә. Аралашу темалары да шактый кызыклы: тарих һәм туризм, мәгариф һәм тәрбия, этномәдәни проектларның менеджменты, татар теле һәм интернет, PR һәм журналистика.


форум фото 1

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ