Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телен мәчетләр өйрәтә башлый

Татар телен җәмгыятьтә “модный” итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде, дип яза "Татар-информ" агентлыгы.“Татар телен белмәгән татар үз асылын югалтачак, - ди Татарст...

Татар телен җәмгыятьтә “модный” итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде, дип яза "Татар-информ" агентлыгы.


12-23


“Татар телен белмәгән татар үз асылын югалтачак, - ди Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.- Безнең илебездә дин дәүләттән аерылган, ә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тел буенча эшләүне дәвам итәчәк. Безнең позиция үзгәрешсез кала: татар телен өйрәнү мөһим!”


Иман йортларына тел өйрәнергә килүчеләр өчен мәчеткә керү-чыгу юллары һәм машина кую урыннары булу да истә тотылачак. Сабак бирүче мөгаллимнәрне сайлап алу, аларны туплау буенча эшләр алып барыла. Дәресләр атнага өч тапкыр оештырылачак, укыту программасы 3 айга исәпләнгән. Татарстанның ислам дине лидеры белдергәнчә, татар теле курсларын тәмамлаучыларга махсус сертификатлар тапшырылачак.


“Без –татарлар” курсы 2018 елда республиканың 10 мәчетендә оештырылачак: Казанда – “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Кабан арты” мәчетләрендә, Татарстан районнарында – Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы һәм Яшел Үзәндә.


“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенең: “Татар теленә һөҗүм ясалды, икенче адым дингә кагылмасмы?”, - дигән соравына мөфти: “Динебезне Аллаһ саклый!”, дип җавап бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ