Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телендә белем алган укучы югалып калмас

Кайчан гына мәктәпне тәмамлап, кулыма аттестат алган идем... Аннан соң инде ничә ел сизелми дә үтеп киткән. Чыгарылыш сыйныф укучылары җыр сузып җибәрүгә, күзгә яшьләр килде. Күңелнең бер почмагында я...

Кайчан гына мәктәпне тәмамлап, кулыма аттестат алган идем... Аннан соң инде ничә ел сизелми дә үтеп киткән. Чыгарылыш сыйныф укучылары җыр сузып җибәрүгә, күзгә яшьләр килде. Күңелнең бер почмагында яшеренеп яткан мәктәп еллары хатирәсе кабат яңарды.


Бүген Казан шәһәренең Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе кырык җиде бөртек укучыны олы тормыш юлына озатты.


WhatsApp Image 2018-05-24 at 14.35.40


«Хөрмәтле әти-әниләр! Моннан нәкъ 11 ел элек җәмгыятьтә татар теле белән бәйле шундый бәхәсләр туар, зур сынаулар аша узарга туры килер дип уйламаган идек. Әмма сез ниндидер эчке тоемлавыгыз, аек акыл белән балаларыгызны безгә алып килдегез. Һәм бик дөрес эшләдегез. Аларның алдагы тормышы моның дөрес адым булганын исбат итәчәк. Сезгә моның зур рәхмәтләремне җиткерәм. Сез – молодцы!


Хөрмәтле укытучылар! Җәмгыятьтә нинди генә бәхәсләр баруга карамастан, хөр үҗәтлек белән үзегезнең эшегезне дәвам итәсез. Мондый коллективлар безнең Татарстаныбызда күп булырга тиеш. Мин сезгә сокланам, рәхмәтемне әйтәм!


Кадерле балалар! Нәкъ 45 минуттан 11 730 нчы дәрестән чыгу кыңгыравы шалтырар. Ул дәресләрнең 2 176сы – рус теле һәм әдәбияты дәресләре. Ә 9554 дәресне милләтебезнең гасырлар аша кичеп, түгелми-чәчелми бүгенге көнгә килеп җиткән ана телебездә алдыгыз. 11 ел дәвамында без сезнең күңел сандыкларыгызны менә шушы меңләгән ана теле дәресләре аша алынган белем белән сипләп тутырырга тырыштык. Аның белән генә түгел, без ул сандыкка дистәләгән халык җырларыннан сәйлән-мәрҗәннәр тутырдык. Гомер буе халык җырлары аша тарихыбыз аһәңнәрен ишетеп яшәрсез дип уйлыйбыз. Безнең шанлы тарихыбызның лаеклы варислары булырсыз дип ышанабыз. Без сезнең күңел сандыкларына, почмаклары да буш калмасын дип, яңадан дистәләгән сәхнә әсәрләрен салдык. Алар да безнең телебезне оныттырмыйча, тарихлардан аваз салып, бәхетле гомер итүегезгә сәбәп булырлар дидек. Гомумән, сандыклар тулы. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, ак юллар телим!» – дип, мәктәп директоры Кәмәрия Зиннур кызы Хәмидуллина әти-әниләргә, укытучыларга һәм укучыларга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.WhatsApp Image 2018-05-24 at 14.35.36


Укучыларны котларга, гимназиянең төп социаль партнеры КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры урынбасары Рамил Мирзаһитов та килгән иде. Ул да укучыларны Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады, аларны үзләренә укырга чакырды. Укытучылар һәм әти-әниләр дә үз чиратларында, чыгарылыш сыйныф укучыларына теләкләрен җиткерделәр.


Укучылар тарафыннан куелган бәйрәм концерты көлдертте дә, елатты да. Гомумән, мәктәп тормышы белән бәйле скетчлар, укытучылар турында төшерелгән шаян видеоролик, моңлы җырлар, матур биюләр, мәгънәле шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады. Укучыларның талантына, ана телебездә ясалган һәр чыгышка сокланып утырдым. Кәмәрия Зиннур кызы һәм башка укытучылары әйтмешли: «Мондый укучылар беркайда да югалып калмас!».WhatsApp Image 2018-05-24 at 14.35.38


WhatsApp Image 2018-05-24 at 14.35.41


Лилия Гәрәева, чыгарылыш сыйныфы укучысының әнисе:


«Минем улым монда 8 нче сыйныфтан укый башлады. Аңа кадәр 86 нчы рус мәктәбендә укыган иде. Үзем дә шушы мәктәптә белем алдым. Балаларымны да биредә укытырга хыяллана идем. Ләкин ерак булгач, йөртә алмам, дип курыктым. Метро ачылган елны ук бу гимназиягә күчтек. Иң шаккаттырганы мондагы тәртип булды. Беренче тапкыр мәктәпкә баргач, Ильяс гаҗәпләнеп: “Әни, монда сумкаларны коридорда калдырырга мөмкин икән», - диде.


«Улым без дә шулай калдыра идек, сез теге мәктәптә калдырмый идегезме?» - дим. «Анда калдырсаң бөтен әйберне урлыйлар иде», - ди. Миңа бу бик сәер тоелды. Элек укыган мәктәбендә инглиз телен тирәнтен укыйлар иде. Әмма монда килгәч, инглиз теле укытучысы шалтырата: «Ильяс инглиз теленнән азрак көчсезрәк икән, мин аның белән өстәмә шөгыльләнсәм ярыймы», - диде. Мин: «Зинһар, шөгыльләнегез. Мин эшегез өчен түләргә әзер», - дип җавап бирдем. Ә ул: «Ул - минем укучым, миңа аны күтәрергә кирәк», - дип шаккаттырды.


Миңа монда татарча мохит булуы, һәр чара татарча уздырылуы ошый. Биредә укучыларның һәркайсы татарча фикер йөртә. Улымның Вконтакте социаль челтәрендәге битендә: «Татар, урыслашма!» дигән девиз тора. Казан уртасында урнашкан зур мәктәптә үз телеңдә уку – зур бәхет.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ