Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар журналистлары – Төркиядә

17 апрельдән алып 20 апрельгә кадәр Төркиянең Кастамону шәһәрендә төрки телле әдәби журналларның IX конгрессы узды. Әлеге чарага Әзербәйҗан, Башкортстан, Дагыстан, Гагаузия, Ирак, Иран, Казахстан, Киб...

17 апрельдән алып 20 апрельгә кадәр Төркиянең Кастамону шәһәрендә төрки телле әдәби журналларның IX конгрессы узды. Әлеге чарага Әзербәйҗан, Башкортстан, Дагыстан, Гагаузия, Ирак, Иран, Казахстан, Кибрис, Кыргызстан, Кырым, Косово,  Македония, Үзбәкстан, Татарстан, Төркиядән 28 катнашучы килгән иде.


Фото Сюмбель Таишевой Сөмбел Таишева фотолары

Алдагы елларда әлеге форум Төркиянең Истанбул, Анкара, Искешәһәр, Казахстанның Астана, Төркистан, Татарстанның Казан шәһәрләрендә үткәрелгән иде. Үзенең чыгышында Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглы: “Казанда уздырылган конгрессның программасы иң көчлесе иде”, – дип белдерде.


Исегезгә төшерәбез, төрки телле әдәби журналлар конгрессы 2014 елда Казан шәһәрендә үткәрелде. Башкалабыз форумга 14 илдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 29 баш мөхәррирне кабул итте. Форум делегатларына ТР Милли музее экспозицияләре күрсәтелде. Шулай ук, чарага җыелган кунаклар Спас районының борынгы Болгар шәһәрчегенә экскурсиягә бардылар, 30 август көнне Татарстан Республикасы көне уңаеннан узачак бәйрәм чараларында катнаштылар. Бу көнне форум кунаклары Казан үзәгендәге татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр дә салды.IMG_1338


Кастамону шәһәрендә үткәрелгән чарада Татарстаннан 6 кешелек делегациякатнашты. Миңа да төрки телле әдәби журналларның IX конгрессында катнашу бәхете елмайды. Без  Кастамону шәһәреннән 70 чакрым читтә урнашкан Аздавай авылына тауларга сәяхәт кылдык,  дөньяда зурлыгы буенча икенче урында торган каньонда булдык. Кардәш халыкларга “Татмедиа” журналларының эшчәнлеге, татар әдәбияты һәм татар матбугаты хакында сөйләдек.IMG_1542


Иң сөенечле вакыйга – конгрессны ачу тантанасында Зиннур Мансуровка олуг бүләк тапшыру булды. Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров әлеге оешманың «2018 ел шәхесе» дип аталган иде. Конгресс вакытында  ул үзенең лаеклы бүләген алды. Зиннур Мәҗит улы чыгышында төрки әдәбиятның зур көчкә ия булуы хакында әйтте. Ул каләмдәшләре алдында: «Гомеремнең соңгы көненә кадәр әдәбиятка хезмәт итәчәкмен», — дип белдерде.IMG_1556


Конгресстан без онытылмаслык тәэсирләр белән кайттык. Каләмдәшләребез белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу алга таба тагын да илһамланыбрак иҗат итәргә дәрт өстәде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ