Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан географлары чебешләрне ... җәй башында саный

Халыкта: «Чебешләрне көзен саныйлар», әйтем бар. Ә менә Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлегенә караган Казан федераль университетының «Географик белем бирү» тематик комиссиясе 2017 елның беренче...

Халыкта: «Чебешләрне көзен саныйлар», әйтем бар. Ә менә Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлегенә караган Казан федераль университетының «Географик белем бирү» тематик комиссиясе 2017 елның беренче яртыеллыгында башкарган эше турындагы исәп-хисапны нәкъ менә җәй башында ясады.


IMG-20170615-WA0001


КФУның төп бинасында Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлегенә караган «Географик белем бирү» тематик комиссиясе эше турында 2017 елның беренче яртыеллыгына исәп-хисап бирү тыңланды. Комиссия  утырышында Рус география җәмгыяте әгъзалары, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, КФУ галимнәре, мәктәп һәм гимназияләрнең география укытучылары катнашты. Утырышны педагогика фәннәре докторы, профессор И.Т.Гайсин ачып җибәрде. Исәп-хисап доклады белән педагогика фәннәре кандидаты, доцент И.Ә.Уразмәтов чыгыш ясады. Ул үз чыгышында эшнең планлы нигездә алып барылуын, география һәм экология теориясе һәм методикасы белеме бирү, укыту кафедрасы һәм тагын башка кафедралар булышлыгы белән берлектә «Векслин укулары», Казандагы 155 нче гимназия базасында «Табигать фәннәрен укыту барышында укучыларда экология культурасы булдыру» дигән темага фәнни-гамәли конференциянең үтүен билгеләп үтте. Аларның беренчесе Носон-Бер Векслин дигән галимнең 120 еллыгына багышланды. Әлеге чара белән бер үк вакытта Татарстандагы  география укытучылары форумы да булып узды.


Болардан тыш, план нигезендә Казан, Чаллы, Алабуга, Буа, Җәлил калаларында, шулай ук Яшел Үзән һәм Кайбыч районнарында география һәм экология белеме бирү буенча күп кенә фәнни-методик чаралар үткәрелде. Әлеге чаралар «Чәчәк ат, Татарстаным!» дигән төбәкара экология форумы эгидасында узды. Аның кысаларында шактый кызыклы фәнни-гамәли конференцияләр, конкурслар оештырылды. Соңыннан әлеге чаралар матбугатта киң яктыртылды, конференция материаллары исә аерым җыентыклар рәвешендә дөнья күрде.


Саный китсәң, шактый күп эшләр башкарылган икән. Россиянең башка төбәкләрендәге югары уку йортлары, бигрәк тә Таулы Алтай, Санкт-Петербург, Мәскәү дәүләт университетлары галимнәре һәм студентлары белән берлектә тыгыз элемтә урнаштырылды.


Докладтан соң фикер алышулар булды. Педагогика фәннәре докторы, профессор И.Т.Гайсин «Географик белем бирү» тематик комиссиясендә аеруча нәтиҗәле эш күрсәткән галимнәрнең һәм мәктәп укытучыларының эшенә уңай бәя бирде, аларга КФУның Рәхмәт хатларын тапшырды.


Әлбәттә, шундый зур эшләр башкару, киләчәктә булачак география һәм экология укытучылары эшенә уңай йогынты ясаячак, аларның киләчәктә алган һөнәрләренә, укыту-тәрбия, фән, эшмәкәрлек һәм җәмәгать эшләрендә тагын да активрак катнашуларына зур йогынты ясаячак дип билгеләп үтелде.


IMG-20170615-WA0002


Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,


педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ