Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан халкына быел грипп эпидемиясе янау куркынычы бармы?

Көзге-кышкы чорга кердек исә олысын-кечесен, сәламәтлегебез сагында торучыларны бер сорау бимазалый башлый: «Грипптан быел исән-имин котылып калып булырмы?» Чөнки ул – 200 дән артык вируслы чирләр ара...

Көзге-кышкы чорга кердек исә олысын-кечесен, сәламәтлегебез сагында торучыларны бер сорау бимазалый башлый: «Грипптан быел исән-имин котылып калып булырмы?» Чөнки ул – 200 дән артык вируслы чирләр арасында иң киң таралганы һәм хәтәре.


 

Грипптан һәм сулыш юллары бәйле үтә көчле йогышлы чирләрдән (ОРВИ) дөньяда ел саен ярты миллион кешенең гомере өзелә. Өлкән яшьтәгеләрнең – һәр унынчысы, балаларның һәр өченчесе грипптан чирли. Ә инде бу чир белән авырганнардан һәр җиденчесенең сәламәтлеге җитди өзлегүләргә дучар була. Бу нисбәттән Татарстан да искәрмә түгел. Бездә йогышлы авырулар структурасында 85 – 90 проценты гриппка һәм ОРВИ өлешенә туры килә. Ел саен республикабыз халкының якынча 13 проценты грипп я сулыш юллары авыруларыннан интегә. Әле аның икътисадыбызга китергән зыяны да ничаклы! Әйтик, бер узган сезонда гына республикабыз грипп һәм ОРВИ белән авырганнарга хезмәткә яраксызлык кәгазенә (больничный лист) түләү өчен 4 млрд сум акчасын югалткан. Һәркем өчен уйландырырлык саннар бу! Ә бит, югыйсә, һәркайсыбыз үз сәламәтлеге хакында ныклап торып кайгыртса, грипптан һәм башка йогышлы чирләрдән сакланса, мондый зыянга юл куелмас иде.


Грипп афәте республикабыз халкын быел да читләтеп үтәргә җыенмый. Соңгы бер атнада Татарстанда сулыш юллары белән бәйле көчле йогышлы чирләр белән 17550 очрак теркәлгән. Бу – уртача һәр 10 мең кешедән 45,5 очрак дигән сүз. Хәзергә бездә эпидемиологик хәл тотрыклы санала. Тик шунысы бар: бер атна эчендә ОРВИдан интегүчеләрнең саны 10 процентка арта бара. Шуңа да республикабызда грипп һәм ОРВИ эпидемиясенең иң нык көчәйгән мәле мәктәп укучыларының кышкы каникулыннан соң – гыйнварның икенче яртысында булыр дип көтелә.


Грипп белән авырганда буыннар сызлый, температура 39 градуска күтәрелә, тамак кибә, йөткертә, күз алмасы кызарып чыга һәм әчетә.


Гриппның беренче билгеләре үзен сиздерә башлауга табибка барырга, температура күтәрелсә, белгечне өйгә чакыртырга кирәк.


Хәзергә республикабыздагы өч мәктәпнең 8 классы карантинга ябылган. Шуңа да саклану чараларын һәркайсыбызга бүгеннән күрү сорала.


Болар хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агетлыгында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең эпидемиологик бүлеге, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы, Идел буе федераль округы белгечләре катнашында узган матбугат конференциясендә сүз булды.



Видео: пресс-конференция, посвященная эпидемиологической ситуации в РТ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ