Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан медаленә ия булучылар кайда күбрәк, ә кемнәр медальдән коры калган

Быел Татарстанда мәктәпне тәмамлаучы 462 укучы медальгә дәгъва кылган, шуларның 299ы кулларына республика медален алу бәхетенә ирешкән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта билге...

Быел Татарстанда мәктәпне тәмамлаучы 462 укучы медальгә дәгъва кылган, шуларның 299ы кулларына республика медален алу бәхетенә ирешкән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта билгеле булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтүенчә, медалистларның 24,4 проценты – Казанның чыгарылыш укучылары. Медаль ияләренең 13,4 проценты – Яр Чаллыда, 8,4 проценты – Түбән Камада, 7 проценты – Бөгелмәдә, 6 проценты Әлмәт муниципаль районнарында.
Министр медальнең имтиханнарны 70 баллдан югарырак баллга тапшырган укучыларга бирелүен әйтте. “Медальгә дәгъва кылганнарның 35 процентка якыны медальсез калды, гәрчә барлык предметлар буенча да “отличник”лар булсалар да. Гел бишлегә укыса да, математика буенча имтихан нәтиҗәсе түбән булган балага медаль биреп булмый бит инде”, – дип белдерде ул.
2017 елгы Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча, мәктәпне тәмамлаган 1924 бала “Укуында аерым уңышлары өчен” Россия медаленә лаек булган. Бу барлык укучыларның 13 процентын тәшкил итә. Былтыр мондый медальләр 11 процент укучыга бирелгән булган.
Энгель Фәттахов әйтүенчә, Апас, Чүпрәле, Тукай, Кама Тамагы, Кайбыч, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Ютазы районнарында республика медальләренә лаек булучылар юк. Медальдән коры калган районнар былтыр бишәү булса, быел алар 8гә җиткән. Апас, Ютазы былтыр да "кара исемлек"тә булган.
Энгель Фәттахов медальнең югары уку йортында өстенлек бирүеннән бигрәк, аның абруй һәм дәрәҗәсен ассызыклады. Шулай да, министр сүзләренә караганда, югары уку йортының медаль өчен мөстәкыйль рәвештә баллар өстәргә вәкаләтләре бар. “Бу – уку йорты карары”, – диде ул. Министр Россия медаленә караганда, Татарстан медален алучылар өстенрәк саналуын билгеләп үтте.
Гомумән, быелгы Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча, Бөгелмә, Саба, Чаллы, Түбән Кама, Азнакай, Казан – алдынгылар сафында. Алексеевск, Әлки, Балык Бистәсе БДИ күрсәткечләре буенча “аксый”. Спаста бераз уңай динамика күзәтелсә дә, нәтиҗәләр әле һаман түбән кала.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ