Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәгариф һәм фән министры укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның педагогик хезмәткәрләрне Укытучылар көне белән котлавы.“Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Халыкара укытучылар...

Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның педагогик хезмәткәрләрне Укытучылар көне белән котлавы.


3f5f4d5770c7aedd3dda45a69b39daba

“Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм!


Үз гомерен иң фидакарь эшкә – мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган шәхесләргә карата ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр табу җиңел түгел. Мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта үз юлыбызны табарга, сәләтебезне ачарга ярдәм иткән мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз.


Гасырлардан-гасырларга укытучы әхлаклылык, зыялылык үрнәге булды. Кешелекнең рухи халәте, милләт язмышы, илебезнең киләчәге – һәрвакыт мөгаллимнәр кулында. Укытучы – барлык күркәм сыйфатларны туплап, гомеренең һәр мизгелен игелек кылуга багышлап, күңел җылысын, киңәш-нәсихәтләрен кызганмыйча укучыларына җиткерүче олы җанлы шәхес тә, баланы фәнни эзләнүләр иленә алып керә алучы галим дә, кирәк чакта акыллы киңәшләрен бирә алырлык дус һәм тәрбияче дә ул!


Бүгенге бәйрәм көнендә чын күңелдән һәммәгезгә дә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, намуслы хезмәтегездә уңышлар һәм яңа үрләр яулавыгызны телим!”, — диелә министрның мөрәҗәгатендә.


Чыганак: http://maydan.tatar/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ