Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татарстан тарихы» җиде томлыгын булдыру буенча 15 еллык эш төгәлләнде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты оешуның 20 еллыгына багышлап, фәнни басмаларда...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты оешуның 20 еллыгына багышлап, фәнни басмалардан төзелгән күргәзмә белән танышты. Әлеге экспозиция Татар халкы дәүләтчелеге һәм Татарстан Республикасы тарихы музеенда урнашкан.
«Без 20 елда нәшер иткән меңнәрчә китаплардан бирегә үзебез өчен өстенлекле булган темалар буенча иң әһәмиятле 150 басманы куйдык. Безнең иң мөһим хезмәтебез, билгеле, менә бу җиде томлык», – дип билгеләп үтте ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, әлеге академиянең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов Татарстан Президенты һәм Татарстан Дәүләт киңәшчесен каршы алып.


 

«Татарстан тарихы» җиде томлыгын нәшер итү өстендә эш 15 ел вакытны алды, анда Татарстан, Россия Фәннәр академиясе, Европа, АКШ һәм Кытайдан исемнәре дөнья күләмендә танылган 200дән артык галим катнашты, диде Рафаил Хәкимов. Бүген ышаныч белән әйтә алабыз: проект тормышка ашты. Һәм һәр дәүләтнең дә үзенең тарихын өйрәнүдә шуның кадәр күләмле һәм тулы академик басмасы бар дип булмый, дип искәртте.


ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Сибгат улы Хәкимов Татарстан Республикасы дәүләт бүләгенә лаек булды.


«Аңлау өчен белергә кирәк. Бу хезмәт өчен рәхмәт. Менә хәзер чагыштырмача зур булмаган бүлмәдә шуның кадәр күп тарих тупланган. Һәм бу галимнәрнең киләчәк буыннарына бик зур мөмкинлекләр ача: иҗат ит, тикшерен, өйрән», – дип басым ясап әйтте Минтимер Шәймиев «Татарстан тарихы»/їИстория Татарстана» басмаларын әзерләүчеләргә мөрәҗәгать итеп.


«Һәркем үзенең тарихын белергә тиеш. Әгәр тарихны белмәсәң, үзеңнең киләчәгеңне планлаштырып булмый. Гаять зур эш башкарылган. Һөнәри дәрәҗәсе бик югары булган коллектив формалашкан. Без ниндидер имеш-мимешләргә таянган түгел, ә документлар белән расланган фундаменталь хезмәтнең нәтиҗәсен күрәбез. Һәм, билгеле инде, без тарихыбызны, мәдәниятебезне, динебезне формалаштырган шәхесләрне ачабыз. Бу бик мөһим», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ирешелгәннәрдә тукталырга иртә: тарихның тирәнтен өйрәнүне таләп иткән битләре әле шактый, диде ул. Аерым алганда, үз вакытында бөтен ислам дөньясында танылган һәм хөрмәт ителгән Идел буе Болгар дәүләтенең һәм Татариянең дини тәгълиматлар мәктәбе дә, Кырым татарлары тарихы да, Россия белән Төркия мөнәсәбәтләренең тарихи аспектлары, дип өстәде ул.



«Татар-информ» МА материаллары буенча: tatar-inform.tatar
Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ