Логотип Магариф уку
Цитата:

Республикада мәктәп укучылары өчен 2017 елда өч яңа бәйге игълан ителә

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 2017 елда мәктәп укучылар арасында өч төрле иҗади бәйге игълан итте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйгеләр мәктәп укучылары, укучыла...

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 2017 елда мәктәп укучылар арасында өч төрле иҗади бәйге игълан итте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.


 

Бәйгеләр мәктәп укучылары, укучыларның үзидарә органнары һәм әни-әтиләр комитетлары өчен оештырыла. Алар арасында, мәсәлән, «Без бергә» балалар иҗаты фестиваль-бәйгесе балаларда һәм яшүсмерләрдә сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү максатын тота. Җыр, бию, халык ансамбле, сәнгатьле сөйләм, мода театры номинацияләрендә бу бәйге 2017 елның 16 гыйнварыннан 15 февральгә кадәр мәктәпләрдә, 25 февраль – 26 март аралыгында муниципаль дәрәҗәдә, 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр зональ этапта узачак. Финал 26-28 майда булачак.


«Бер команда булыйк» бәйгесе укучыларның үзидарә органнары арасында тәҗрибә уртаклашу өчен мәйдан булдыру өчен оештырыла. Ул мәктәп җитәкчелеге һәм укытучыларның укучылар үзидарә органнары белән эшләүдә осталыкларын күтәрү, укытучылар һәм яшьләр арасында укучылар үзидарә органнары лидерлары турында уңай фикер формалаштыру максатында үткәрелә. Бәйге быел 10 ноябрьдә башланып, киләсе елның 3 мартында тәмамланачак.


«Дус сыйныф серләре» әти-әниләр комитетлары бәйгесе – мәктәп һәм укучыларның әти-әниләре арасында хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән. Ул 15 гыйнварда мәктәпләрдә башланып, 15 апрельдә республика күләмендә нәтиҗә чыгару белән төгәлләнәчәк. Әти-әниләр мәктәп белән хезмәттәшлеген күрсәтүче иҗади проектларын тәкъдим итәргә тиеш булачак.



Фотосурәтнең чыганагы: show.7ya.ru

"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ