Логотип Магариф уку
Цитата:

Театраль сабантуй быел Әтнәдә узачак

Татарстан артистларының үз сабантуе бар. Сәхнә әһелләре аны беренче тапкыр 2005 елда Биектау районының Әлдермеш авылында үздырганнар иде. Башка сабантуйлардан һич тә ким булмады үзе, артистларыбызның...

Татарстан артистларының үз сабантуе бар. Сәхнә әһелләре аны беренче тапкыр 2005 елда Биектау районының Әлдермеш авылында үздырганнар иде. Башка сабантуйлардан һич тә ким булмады үзе, артистларыбызның үзләренә дә театраль тамаша охшап китте, күрәсең. Шулай булмыйча?! Башка сабантуйлардагы кебек аркан тартышы да, чиләк-көянтә белән су ташуы да, гер күтәрүе дә, авыш колга буйлап йөрүе дә, капчык сугышы да, чүлмәк ватуы да, бию марафоны да бар: артист халкы татар халык уеннарының 15 төрендә рәхәтләнеп үз осталыгын, җитезлеген, көч-куәтен күрсәтә ала. Артист ир-егетләр арасындагы татарча көрәше үзе генә ни тора! Ә җиңүчегә дигән бүләге дә ни килде-китте генә түгел шул: келәм батырына тәкә һәм Татарстан Президентыннан төп приз – автомобиль тапшырыла.


Clipboard59


фото: tatar-inform.ru

Театр артистлары сабантуйларының быелгысы унберенче тапкыр үтәчәк. Моңарчы ул, Әлдермештән соң, Арча, Питрәч районнарында, Казанның Мирный бистәсе каенлыгында, Чаллыда, Буада уздырылган иде. Ә менә узган ел унынчы юбилей сабантуен артистларыбыз Саба районының Лесхоз бистәсендә тамаша кылган иде. Һәм, гомумән, Саба төбәгендә театр артистларына карата иң хәерхаһлы халык яши, ахры. Шулай булмаса, республикабызның бар артист халкы катнашындагы театраль сабантуйны инде үзләрендә өч тапкыр уздырмаслар иде.


Театр артистлары сабантуеның быелгысына килгәндә... бик тә үзенчәлекле һәм күңелле булыр шикелле. Ник дигәндә!? Ул быел 24 июнь көнне саф татар төбәге булган Әтнәдә – район сабантуе уза торган Каенсар урманында үтәчәк. Әтнә ягы болай да милли йөзе, халкының кунакчыллыгы белән башкалардан аерылып тора. Аннан килеп, биредәге Габдулла Тукай исемендәге Әтнә драма театрының елга башы булган Әтнә халык театры быел көзгә үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә җыена.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ