Логотип Магариф уку
Цитата:

Театрдагы ирләрне генә иргә саный идек...

– Без, артистлар сәхнә тормышы белән яшибез. Геройларның хис-кичерешләрен үзеңнән кичереп, йөрәгең аша уздыргач, үзеңә дә, гаиләңә дә игътибар да, вакыт та калмый. Ә бит  хатын-кызның иң зур бәхете –...

– Без, артистлар сәхнә тормышы белән яшибез. Геройларның хис-кичерешләрен үзеңнән кичереп, йөрәгең аша уздыргач, үзеңә дә, гаиләңә дә игътибар да, вакыт та калмый. Ә бит  хатын-кызның иң зур бәхете – гаиләсендә тапкан  бәхете... Безнең чор артистларының гастрольләрдә йөреп, гаилә турында уйларга мөмкинлеге дә юк иде, аннары артист кешегә үзенә тиң ярны очратуы да бик кыен.. Гомумән, театрдагы ирләрдән башка ир заты белән аралашкан да булмады... Бәлки шуңадыр да, безнең театрдагы күпчелек хатыннар – ялгыз,- ди Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева.DSC_0999Камал театрының танылган актрисалар катнашында узган матбугат конференциясендә хатын-кызларның бүгенге көндә тоткан урыны, гаиләдәге роле турында сүз барды. Очрашуда Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты — Раушания Юкачева, Гөлчәчәк Хәмәдинурова да катнашты.


Раушания Юкачева:


– Наилә апаның сүзе белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин. Әгәр театрда бер-береңне таба алсаң– син тормыш корып җибәрә аласың. Бездә андый парлар Аллага шөкер, бик күп. Ә чынлыкта, артист кеше бик хисле, тиз үзгәрүчән холыклы кеше. Кем андыйны хатынлыкка алырга атлыгып торсын? Элегрәк без җәй буена чыгып китә идек, Татарстанның барлык районнарында, Татарстаннан читтә атнасына бишәр спектакль куярга туры килә иде. Гел эштә булуыбыз таләп ителә иде.


Гөлчәчәк Хәмәдинурова:


– Мин яшь буын вәкиле буларак шуны әйтәсем килә: безнең заманның темпы икенчерәк. Без өлгерергә тырышабыз. Улыма 7 яшь, футболга да, инглиз теле буенча өстәмә шөгыльләнергә дә вакыт табарга тырышабыз.


– Хатын-кыз язмышын, аның эчке дөньясын, хис-кичерешләрен  сурәтләгән нинди спектакльне атап китә аласыз?


Наилә Гәрәева:


– Туфан Миңнуллинның “Хушыгыз” спектаклендәге Миләүшә образын әйтер идем. Ул спектальдә Нәҗибә Ихсанова белән бергә уйнадык. Биредә артист хатын кызның язмышы бик ачык тасвирлана.


Раушания Юкачева:


– Артист кына түгел, гомумән башка хатын-кызларны да атап китәргә була. Аерып әйтмәсәк тә, һәр уйнаган роль бик кадерле. Һәммәсендә аерым язмыш....


Театрда хатын-кыз дуслыгы бармы? Сезнең дусларыгыз кемнәр?


 Наилә Гәрәева:


– Минем җан дустым мәрхүмә Фирдәвес Әхтәмова иде... Без аның белән гомергә дус булдык, хәзер дә гел каберенә барып эч-серләремне уртаклашып кайтам. Әлбәттә, театрда бер-берең белән дус булу– авыр гамәл, чөнки үзара көрәш бара. Артист өчен иң авыры — рольсез утыру. Әнә шул вакытта ниндидер авыр хисләр килә күңелгә. Ләкин безнең театрда үзара дустанә мөнәсәбәт яши дияр идем. Чөнки бер генә кеше таетрда беркем дә түгел. Моның тагын бер сәбәбен – еллар буе бер генә кешенең җитәкчелек итүе дип тә уйлыйм. Режиссерларның алмашынып торуы артист тарафыннан шулай ук авыр кичерелә.


  Раушания Юкачева:


– Сиңа дус булырдай дус табу бүгенге көндә җиңел түгел. Син шатлыкта да, кайгы килгәндә дә дустың янында булырга тиеш. Минем дусларым – Венера Шакирова һәм Люция Хәмитова. Нинди генә очрак булмасын, без гел бергә булдык. Алга таба да шулай булып калсын иде.


Тиздән халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп узарга җыенабыз. Сезнең теләкләрегезне ишетәсе килә.


Гөлчәчәк Хәмәдинурова:


–Барлык хатын-кызларга гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телим.


 Раушания Юкачева:


–Үткән көн өчен кайгырмыйча, киләчәк өчен артык борчылмыйча, бүгенге көндә тыныч, матур итеп яшәргә кирәк.


Наилә Гәрәева:


–Үзегезнең хатын-кыз икәнегезне беркайчан да истән чыгармагыз, һәрвакыт серле, зәвыклы, гүзәл, мөлаем хатын-кызлар булып калыйк!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ