Логотип Магариф уку
Цитата:

Теш табибы буласың килсә, 450 мең сум акча әзерлә

Казан (Идел буе) федераль университетының түләүле бүлекләрендә 2017-2018 уку елында белем алу күпмегә төшүе мәгълүм булды.Университет ректоры Илшат Гафуров имзалаган документ нигезендә, әлеге уку йорт...

Казан (Идел буе) федераль университетының түләүле бүлекләрендә 2017-2018 уку елында белем алу күпмегә төшүе мәгълүм булды.


Без названия (3)


Университет ректоры Илшат Гафуров имзалаган документ нигезендә, әлеге уку йортында иң кыйммәтле һөнәр булып теш табибы санала. Бу белгечлекне үзләштерү өчен Фундаменталь медицина һәм биология институтына документлар тапшырырга кирәк. Теш табибы булу өчен елына 450 мең сум түләү сорала. Шул ук институтта дәвалау эше (лечебное дело) белгечлеге алырга теләүчеләр 350100 сум түләргә тиеш була. Медицина биофизикасы һәм медицина кибернитикасы буенча һөнәр үзләштерергә теләүчеләрдән 169050 сум түләү таләп ителә. Культурология, музей эше, мәдәни һәм табигый байлыкларны саклау, дизайн белгечлекләре дә шундый ук бәядә.


Заманында бик популяр булган икътисадчы белгечлеге дә бәяләр ягыннан шактый югары. Казан (Идел буе) федераль университетында ул алдагы уку елында 159 мең сум торачак. Читтән торып уку исә 84300 сумга төшә.


Халыкара мөнәсәбәтләр юнәлешендә белем алырга теләүчеләр бакалавриат та, магистратура да 154800 сум тәшкил итә.


Журналист булырга яки реклама һәм иҗтимагый багланышлар белгечлеге алырга теләүчеләр елына 126370 сум түләячәк. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм мәгълүмати-китапханә эше дип аталган белгечлек 1 елга 146300 сумга төшә.


Гаммәви математика юнәлешендә уку 131352 сум тора. Шул ук белгечлек буенча магистратурада белем алу 144600 сумга төшәчәк.


Химия һәм физика инстиутларында бәяләр 114970 сумнан алып 126370 сумга кадәр. Физика һәм астрономия юнәлешендә аспирантурада белем алырга теләүчеләр 146300 сум түләргә тиеш булачак. Химия фәннәре буенча аспирантурада белем алу да шундый ук хакта.


Мәгълүмати системалар һәм технологияләр юнәлешендә бакалавр булу өчен 144600 сум түлисе. Магистратурада белем алу 152100 сум тора. Гаммәви информатика белгечлеге 114970 сум, программалы инженерия 121800 сумга төшәчәк.


Булачак географлар, экологларның белем бәясе, чагыштырмача арзан – 114970 сум. Ә геология юнәлешендә белем алу 160 мең сум тора.


Иң арзанлы һөнәрләр исемлегенә гаммәви математика һәм информатика, математика, механика һәм математик модельләштерү юнәлешләрен кертергә мөмкин. Бакалавр белеме әлеге өлкәдә 102390 сум тора. Математика һәм компьютер фәннәре, фундаменталь информатика һәм мәгълүмати технологияләр, Россия төбәкләрен өйрәнү, политология, сервис, туризм, педагогик белем, филология юнәлешләрендә белем алучылар өчен дә түләү шул күләмдә билгеләнгән.


Читтән торып укуга килгәндә, иң кыйммәт өлкә – ул юриспруденция. Биредә белем алу 120900 сумга төшәчәк.


Журналистика, педагогик белем юнәлешләрендә читтән торып уку 53100 сум, телевидение буенча читтән торып укырга керү 57300 сум тора.


Икътисад өлкәсендә читтән торып магистратурада уку өчен 72900дән алып, 87300 сумга кадәр түләргә кирәк.


Компьютер һәм мәгълүмати фәннәр, математика һәм механика, физика һәм астрономия, химия фәннәре, биология фәннәре, җир турында фәннәр, информатика һәм санау техникасы, электроника, радиотехника һәм элемтә системасы, сәяси фәннәр һәм төбәкне өйрәнү һәм башка күп кенә белгечлекләр буенча аспирантурада читтән торып уку 66100 сум тора.


Психология һәм конфликтология буенча магистратурада читтән торып уку 53100 сумга төшәчәк.


Ләкин борчылырга ашыкмагыз! БДИ күрсәткечләре яхшы булган укучыларга, бюджет хисабына уку мөмкинлеге бирелә. Барысы да үзегезнең кулыгызда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ