Логотип Магариф уку
Цитата:

Тиздән Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә документлар кабул итү тәмамлана

Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә укырга керүчеләр өчен документлар кабул итү 20 июньнән үк башланды. 11 июльдә тәмамланачак әлеге кампания Казанның Профессор Нужин...

Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә укырга керүчеләр өчен документлар кабул итү 20 июньнән үк башланды. 11 июльдә тәмамланачак әлеге кампания Казанның Профессор Нужин урамы 2 йортында бара. Югары мәктәптә бакалаврлар өчен барлыгы ике юнәлеш бар: филология (татар теле, әдәбияты һәм журналистика) һәм педагогик белем (татар теле, татар әдәбияты һәм чит тел). Педагогик юнәлешнең чит тел белгечлеге үзе икегә бүленә: инглиз һәм төрек телләре. Филолог белгечлегендә 10, педагог белгечлегендә 25 бюджет урын каралган.


DSC_0259IMG_20180629_144919_645


Документларын тапшырып, аттестатының оригиналын педагогик юнәлеш, татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле белгечлегенә тапшырган  Алия Хәнәфиева укырга керергә әнисе Рәдилә ханым белән килгән. Дулкынланулары икесенең дә йөзенә чыккан иде. Алия инглиз телен яхшы белгәнгә күрә, ике дә уйламыйча әлеге юнәлешне сайлаган:


— Инглиз телен яратып өйрәндем. Бию, музыка белән дә кызыксынам. Алла боерса, укырга керә алсам, “Яшьлек” бию төркеменә йөрер идем. Әлегә иң зур теләгем: Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә бюджет урынга керү.


Раянова Гөлнар югары мәктәп турында дусларыннан ишеткән, педагогик юнәлеш аңа аеруча кызыклы тоела:


—Мин балаларны яратам, шуңа күрә укытучы буласым килә. Аттестатымның оргиналын педагогик юнәлешкә бирдем. Бүгенге көндә төрек телен өйрәнәм. Ул үзе татар теленә бик якын, ләкин үзенчәлекле яклары да шактый. Студентлык еллары иң истә кала торган чор, диләр, шул сәбәпле тизрәк укырга керәсе һәм әлеге мохиткә тулысынча кереп китәсе килә.


Казан кызы  Алинә Хөснетдинова аттестатының оргиналын филология һәм журналистика юнәлешенә тапшырган:


—Мин татар телендә дә, русча да язам. Тәрҗемә итү белән кызыксынам. Дус кызларыма, иптәшләремә дә татар теленнән, рус теленнән өй эшләрен эшләргә булыша идем. Татар теле укытучысы Гөлнур Зәкәриевна белән без бик күп конференция, конкурсларда катнаштык. Болар барысы да филология юнәлешенә документларымны бирүгә этәргеч булган, күрәсең.


Менә шундый уй-теләкләр белән йөри Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе абитуриентлары. Аларга, әлбәттә, уңышлар, исемлектә беренчеләр рәтендә булуларын телибез һәм киләчәктә татар телен үстерүдә әлеге яшь көчләрнең өлеше зур булыр дигән өметтә калабыз!


Алсу Сәлахова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ