Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җәлил укулары» бәйгесендә – үзгәрешләр

Камиллекнең чиге юк, диләр. «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе мисалында да бу шулай. Әле ике ел гына үткәрелүенә дә карамастан, үз йөзен тапкан, күпләр күңелен яулап алырга өлгергән бәйге инде ул хәзер. Ю...

Камиллекнең чиге юк, диләр. «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе мисалында да бу шулай. Әле ике ел гына үткәрелүенә дә карамастан, үз йөзен тапкан, күпләр күңелен яулап алырга өлгергән бәйге инде ул хәзер. Юкка гына халыкара статус дәрәҗәсенә ирешкәндер дисезме!? Шулай булса да, әлеге әдәби бәйгене оештыручылар 1 октябрьдән старт алган III «Җәлил укулары»н оештыру һәм уздыру нигезләмәсенә шактый гына үзгәрешләр керткәннәр. Беренчедән, анда катнашучылар контенгенты киңәйтелгән. Шуның нәтиҗәсендә номинацияләр саны арткан. Быелга кадәр бу бәйгедә 3 яшьтән алып 25 яшькә кадәргеләр генә катнаша алса, монысында 4 яшьтән 65 яшькә кадәр булганнар шигъри мәйданда үз осталыгын күрсәтә алачак. Шунлыктан номинацияләр дә яшь буенча 4 яшьтән 8 яшькә кадәр, 9 дан 13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 гә кадәр, 18 дән 25 яшькә кадәр һәм дә 25 яшьтән 65 яшькә кадәр булачак.
Икенче яңалык «Яшь шагыйрьләр» номинациясендщ көч сынашырга җыенучыларга кагыла. Мәгълүм булганча, бу номинациядә башлап каләм тибрәтүчелләр үзләре иҗат иткән шигырьләрен тамашачылар, жюри хозурына тәкъдим итә. Быелга кадәр анда 3 яшьтән 25 яшькә кадәрге балалар шигырьләрен сөйли иде. «Үзләре язган» дигән сүзтезмәсен куш тырнаклар эченә алуым юкка гына түгел. Күп очракта 3 яшьлек баланың үз шигырен түгел, әбисе я әти-әнисе язып биргән шигырьне сәхнәгә чыгып сөйләве берәүгә дә сер түгел. Шигъри сүзнең тәмен, аһәңен бераз исәя төшкән яшүсмер егет-кызлар тоя шул. Шунлыктан III халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең бу номинациясендә яшь чикләве кертелде, ягъни 14 яшьтән узганнар гына үз шигырьләре белән катнаша алачак.
Өченчедән, киләсе ел – Муса Җәлилнең юбилей елы да әле: аның тууына 115 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бу үзе үк шагыйрь исемен йөрткән әдәби бәйгенең колачлырак төстә, тантаналырак рухта узарга тиешлеген искәртә.
Дүртенчедән, татар шиърияте мәйданын киңәйтү ниятеннән бу юлы әдәби бәйгенең II туры татар теле, татар шигърияте өчен җирлек таррак булган Бөгелмә, Алексеевск, Тәтеш районнарында, Томск, Иваново, Свердловск калаларында үтәчәк.
Бишенчедән, бәйгене оештыручылар, коронавирус зәхмәте булуга да карамастан, III халыкара «Җәлил укулары»н да үткән еллардагыча күпсанлы тамашачылар хозурында сәхнәләрдә шигъри сүз яңгыратып үткәрү яклы. Шулай булып калырга язсын иде дә.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ