Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйнең беренче көнен университет музейларында уздыр

Казан федераль университетында «Җәйнең беренче көнен университет музейларында уздыр» шигаре астында  сәяхәтләр  узды. Шул уңайдан  гыйлем йорты кысаларында эшләп килүче төрле музейлар б...

Казан федераль университетында «Җәйнең беренче көнен университет музейларында уздыр» шигаре астында  сәяхәтләр  узды. Шул уңайдан  гыйлем йорты кысаларында эшләп килүче төрле музейлар балалар өчен үз ишекләрен ачты. 
Сәяхәт, әлбәттә, бөек географик ачышлар, аборигеннар һәм эскимослар тормышы белән  бәйле  бай материаллар тупланган этнографик  музейдан башланып китте. Анда бар җиһан сыйган кебек, алар белән танышканнан соң, күңелдә ерак җирләргә сәфәр чыгу теләге уяна.
Аборигеннар белән кызыксынган балалар хайваннар дөньясын  да читләтеп узмады, андыйларны геология музейханәсе  каршы алды. Монда алар  «Мамонт баласы Гео серләре»  һәм «Динозаврлар чоры» дигән мастер-класс  чараларында да катнаштылар.
Музейга бер кергән  бала аннан тиз генә чыгар димә. Үсемлек чималыннан  буяулар ясау серләре белән кызыксынучыларны – Казан химия мәктәбе музее, төгәл фәннәр белән кызыксынучыларны  Завойский исемендәге музей-лаборатория хезмәткәрләре каршы алды. Соңгысында: танылган галимнең әлеге бүлмәдә xx гасырда ясаган иң зур ачышы – электропарамагнит резонансы  хакында сөйләделәр.   
Мондый сәяхәтләр  балалар өчен мавыктыргыч та, файдалы да булды.
                                                                                      Альберт ЗAҺИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ