Логотип Магариф уку
Цитата:

Җитешә алсаң, Джитсуга кил

Каләм әһелләре «Татмедиа»ның брифинглар залында көньяк-көнчыгыш көрәшенең Джиу Джитсу һәм Айкидо Айкикай төрләре остасы, беренче төреннән 8нче данга, икечесеннән 6нчы данга ия көрәшче Александр Сивков...

Каләм әһелләре «Татмедиа»ның брифинглар залында көньяк-көнчыгыш көрәшенең Джиу Джитсу һәм Айкидо Айкикай төрләре остасы, беренче төреннән 8нче данга, икечесеннән 6нчы данга ия көрәшче Александр Сивков белән очрашты.
Александр Леонидович Джиу Джитсуның дөньяда киң таралган Бразильчә төре белән шөгыльләнә һәм көрәш ареналарында күп уңышларга ирешкән. Дөньяның ярыш мәйданнарында бик күп танылган көрәшчеләрнең остазы.«Заманында ул тыелган иде, - ди көрәшче.- Хәзер аның белән кызыксынучылар елдан ел арта. Әмма без көрәшчеләрнең сафы артуы өчен «көрәшкә килегез» дип янып йөргәнебез дә юк. Чөнки әлеге көрәшкә сүз белән түгел, бәлки аң аша гына килергә мөмкин».Көрәшнең тарихы бик тирәндә, ул япон халкының борынгы тарихы белән бәйле. Аның белән якыннанрак танышырга теләүчеләр 26 һәм 27 гыйнварда Казан дәүләт медицина университетының Маяковский урамындагы 11 йортына урнашкан Сәламәтләндерү үзәгенә килә ала. Анда бу көннәрдә Джиу Джитсу буенча 49нчы семинар уза. Күнегүләрне көрәшнең көньяк-көнчыгыш төрләре буенча дөньяга танылган оста Зураб Бекошвили үткәрә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ