Логотип Магариф уку
Цитата:

Үсәли мәктәбе укучылары пионерия тарихын барлый

В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының 100 еллык юбилее якынлашкан бу көннәрдә пионерия хәрәкәте тарихына күбрәк мөрәҗәгать итәбез. Шулай булмый хәле юк, чөнки ул – безнең совет чоры тарихын...

В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының 100 еллык юбилее якынлашкан бу көннәрдә пионерия хәрәкәте тарихына күбрәк мөрәҗәгать итәбез. Шулай булмый хәле юк, чөнки ул – безнең совет чоры тарихының аерылгысыз өлеше. Пионер һәм комсомол оешмасы эшчәнлеген оештыру, әлеге оешмаларда балалар белән эшләү тәҗрибәсе бүген дә күпләргә файда булыр иде, шулай уйлыйм мин.
Сыйныф җитәкчесе буларак,  уку елының икенче яртысында бигрәк тә бу темага аеруча басым ясарга тырыштым.
Кем ул пионер? Аның атрибутлары нәрсәне аңлата? Совет балалары нинди идеаллар белән яшәгән? Һәм башка шундый сорауларга җавап табып карадык.


Безнең мәктәптә ел саен уздырыла торган, бер традициягә кергәч, СССР таркалганнан соң да туктатылмаган Ватанны саклаучылар көненә багышланган строевой смотрдагы чыгышыбызны да шушы датага багышладык. Күрше Албай авылындагы Каһарманнар музеенда да бу датаны искә алдык. Космонавтика көнен дә пионер темасы белән бәйләп уздырдым, чөнки “пионер” – “беренче”, “беренче булып юл яручы” дигән сүз ул. Укучыларга үзем укыган сыйныфта шул ук вакытта Юрий Алексеевич Гагарин исемендәге отрядта пионер булып торуыбызны аңлаттым. Сыйныф җитәкчем булып эшләгән ветеран укытучы Раиса Николаевна Чернованың отрядыбыз көндәлеген саклап, нәкъ менә юбилей елында миңа тапшыруы яңа сыйныф сәгатьләре уздырырга сәбәп булды. Мәктәбебездәге Валерий Чкалов исемендәге дружинаның бер отряды иде безнең сыйныф пионерлары оешмасы. В.П.Чкаловның тормышына, батырлыгына багышланган альбомда аның якыннары, туганнары белән алышкан хатлар да бар иде. Кызганыч, аларны иске мәктәптә чыккан пожар юк иткән. Ул заманда тимурчылык, кечкенәләргә шефлык, ярыша-ярыша макулатура-чүпрәк җыю өмәләре оештырылуы турында сөйләдем. Чана, тимер тазлар тартып, көл җыю өмәсеннән сакланган фото да укучыларымда елмаю тудырды. Көл җыярга кушып кара хәзер аларга? Каян алсыннар алар аны?



Иң актив һәм иң яхшы эшләгән отрядка, дружина советы карары нигезендә, уку елы нәтиҗәләре буенча “Уң флангтагы отряд” вымпелы бирелә иде. Ул вымпелны башкаларга бирмәдек тә бугай без. Быел пионериянең олы юбилее уңаеннан сыйныфыбыз белән стена газетасы да чыгардык.Укучыларга сайлап алу өчен берничә тема тәкъдим иттем: илебездә пионер хәрәкәте тарихы, герой-пионерлар, пионер атрибутикасы, мәктәбебезнең В.П.Чкалов исемендәге дружинасы, тимурчылык хәрәкәте, кызыл галстуклы балачак һ.б. турында.Укучыларым соңгы теманы сайлады, әти-әниләренең, әби-бабайларының пионер галстугы тагып төшкән фотоларын барлады. “Ватан” газетасының бәйрәмгә багышланган саны әнә шулай чыгарылды.
19 май – Пионерия көнен мәктәп күләмендә зур бәйрәм итеп билгеләп үтү көтелә.
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих укытучысы, сыйныф җитәкчесе

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ