Логотип Магариф уку
Цитата:

ҮТКӘННЕ БЕЛЕП, КИЛӘЧӘККӘ КАРАП

Кама елгысының аръягында урнашкан Алексеевск районы, беренче чиратта, үзенең шәхесләре: очучы-язучы Салих җәлилче Габдулла, музыкант Мөбарәк Батталлар, Татарстанның халык артисты, РФ атказанган артист...

Кама елгысының аръягында урнашкан Алексеевск районы, беренче чиратта, үзенең шәхесләре: очучы-язучы Салих җәлилче Габдулла, музыкант Мөбарәк Батталлар, Татарстанның халык артисты, РФ атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин, химиклар Александр Бутлеров һәм Александр Арбузов һәм башкалар белән данлыклы. Шөкер, үсеп килүче буын да бөек якташларыннан калышмый.
Алексеевск районы турында сүз чыкса, күпләр урыс төбәге ич ул дияр. Чынлап та, татар авыллары күп түгел анда. Бүгенге көндә бөтен районга нибары биш татар мәктәбе эшли, һәм шуларның бары тик берсендә генә урта белем бирелә. Әлеге мәктәп Урта Тигәнәле авылында урнашкан.
«Үз мәктәбенең тарихын белмәгән авылның киләчәге өметсез, – диләр бу мәктәптә. Шуңа күрә аның үткәне белән укучыларны да таныштырырга тырышалар. 1957 елда беренче чыгарылышын олы тормыш юлына озаткан белем йорты инде менә алты дистә елдан артык вакыт дәвамында белемле, итагатьле, киләчәктә илебез өчен бик күп файда китерәчәк балаларны тәрбияли. Чыннан да, Урта Тигәнәле мәктәбе элек-электән тирә- юньдә урнашкан авыл балалары өчен зур тормыш мәктәбенә әзерлек этабы булган. Элек бирегә килеп укучыларның ун татар, бер мордва, бер чуваш, ике рус авылыннан килүен исәпкә алсаң, аны күпмилләтле дип тә атарга була. Мәктәпне тәмамлаганнар арасында фән эшлеклеләре дә, табиблар, укытучылар, журналистлар, хәрбиләр, юристлар, зур-зур хуҗалык, оешма җитәкчеләре, алдынгы игенче һәм терлекчеләре, завод һәм фабрика эшчеләре дә шактый.
Авылның балалар бакчасы соңгы елларда гына мәктәп бинасына сыенган. Биредә нәниләр өчен дә, инде мәктәп укучысы статусына ия булган балалар өчен дә барлык шартлар тудырылган. Директор Марат Зиннур улы Хәмитшин мәктәпнең һәр «сулышы»ннан хәбәрдар. «Һәммәсен контрольдә тотам», – ди үзе дә. Күрше Зур Тигәнәле авылында туып үскән ул. Әти-әнисе – эшчеләр. Гаиләдә биш кыз, бер малай тәрбияләнә. Биш кызның дүртесе укытучы һөнәрен сайлый. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы академиясенә юл тотса да, бердәнбер малай Маратка да мөгаллимлек юлыннан китү насыйп булган икән. Биредә инженер-механик белгечлеге буенча югары белем алып, туган авылы Зур Тигәнәлегә кайткач, аны мәктәпкә физкультура укытучысы итеп эшкә чакыралар. Даими спорт белән шөгыльләнгән егет өчен һич ят шөгыль түгел. «Язмыш бу!» – ди Марат Зиннурович. Мәктәп эшен үз итеп, шунда төпләнә. Югары педагогик белем дә ала. Зур Тигәнәле мәктәбендә 19 ел физкультура һәм биология фәннәрен укыткан Марат Зиннур улын 2014 елда Урта Тигәнәле мәктәбенә директор итеп билгелиләр.
Гадәттә, эш нәтиҗәсен саннар аша күреп була. Без дә санлы мәгълүматка мөрәҗәгать итик. Узган уку елында Урта Тигәнәле мәктәбен 3 укучы тәмамлаган. Шуларның берсе – Лиана Баязитова – медаль иясе.
Бу хакта сүз чыккач, мәктәпнең педагог-оештыручысы Алия Зәйнуллина: «Хәзерге балалар, без укыган чор белән чагыштырганда, русча яхшырак белә. Мәгълүмат күплеге, интернет челтәре дә сәбәптер инде. Укытучыларыбыз да тырыша, әлбәттә. Бездә бит балаларны БДИга әзерләр өчен, шәһәрдәге сыман, репетиторлар юк. Барысы да фән укытучысының тырышлыгы, үҗәтлегенә кайтып кала. Шуңа күрә ул БДИга әзерлек чорында дәресләрдән соң калып та, якшәмбе көнне дә укытырга мөмкин. Вакыт кызганыч түгел, укучылар гына БДИ тапшыра алсын», – диде. Тырышлыклары бушка китми, барлык укучылар да, БДИны уңышлы узып, мәктәптән аттестат алып чыга икән.
«Мәктәп – туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул», – ди биредә эшләүче мөгаллимнәр. База мәктәбе һәм милли белем бирү буенча ресурс үзәге булып торган белем йорты районның калган дүрт татар мәктәбе белән берлектә төрле бәйгеләр, милли белем һәм тәрбия бирү буенча чаралар уздыра. «Татар кызы», «Татар егете» бәйгеләре, «Сабантуй», «Сөмбелә», «Нәүрүз» кичәләре элек-электән сакланып килгән традицияләр, гореф-гадәтләр, йолаларны яңа буын аша киләчәктә дә онытмау максатыннан үткәрелә. Милли мәктәпләрнең укучылары һәм укытучылары өчен Сабантуй уздыру да матур традициягә әйләнгән. «Мәктәбебездә балалар туган телләрендә аралаша, ана телендә белем алалар, төрле-төрле матур чаралар үткәрелә. Без моның белән горурланабыз», – ди 35 еллык стажлы мөгаллим Алия ханым.
Мәктәптә укучыларны төрле яклап үстерергә ярдәм итә торган төрле түгәрәкләр һәм клублар эшләп килә. «Оста куллар», «Туган телем – серле тел», «Татар халык уеннары», «Экологик сукмак», «Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары», «Тимурчылар», «Яшь армиячеләр»... Бу кадәр юнәлешне санап чыгу да вакыт таләп итә. Әле бит спорт юнәлеше дә бар: теләүчеләр бадминтон уйный, кемдер туп тибә я шахмат сөючеләр рәтенә баса. Шунысы гына кызганыч: һәр түгәрәккә йөрер өчен, вакыттан битәр, бала саны аз. Кайчандыр шау-гөр килеп торган мәктәптә бүген нибары 45 укучы белем ала. Төп биючеләре мәктәпне тәмамлаганнан соң, районда гына түгел, республика сәхнәләрендә дә чыгыш ясап, уңышларга ирешкән «Глория» бию түгәрәгенә яңа сулыш өрергә кирәклеге дә мөһим мәсьәлә булып тора.
Шулай да уфтанып утырудан мәгънә юк. Укучылар да, укытучылар да һаман эзләнүдә. Тырышкач, район, республика, бөтенроссия күләмендә узган бәйгеләрдә, фәнни-эзләнү конференцияләрендә катнашалар, югары дәрәҗәдәге дипломнарга ия булалар. «Безнең мәктәп – алдынгылар рәтендә. Укучылар имтиханнарны уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына керә, аны тәмамлагач, туган районыбызга кайтып эшкә урнаша һәм аннары да матур күрсәткечләргә ирешәләр, – дип горурлана мөгаллим- нәр. – Киләчәктә дә мәктәбебез авылыбызның йөз аклыгы булып, белем учагын сүндермичә, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү миссиясен лаеклы дәвам итәр дип ышанабыз». Бу сүзләр фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килсен дип телисе генә кала.
Фотолар мәктәп архивыннан
Ландыш НӘСЫЙХОВА
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ