Логотип Магариф уку
Цитата:

«Һәлакәткә бер адым»

Кәрим Тинчурин театры Казан тамашачысын һәм шәһәр кунакларын спектакль премьерасына чакыра.24-25 нче декабрьдә, 18:30 сәгатьтә, Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган «Һәлакәткә бер адым» спектакленең прем...

Кәрим Тинчурин театры Казан тамашачысын һәм шәһәр кунакларын спектакль премьерасына чакыра.
24-25 нче декабрьдә, 18:30 сәгатьтә, Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган «Һәлакәткә бер адым» спектакленең премьерасы була. Театрның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә спектакльнең жанры – булган хәл.
Һәр кеше үз бәхете белән туа. Ләкин юк-барга алданып, ялтыравыклы буш нәрсәләргә кызыгып, кеше үзенең бәхетен югалтып яши. Үзенә язмаганны яуларга омтыла, нәтиҗәдә, гөнаһ юлына баса, һәлакәткә бер адым ясый. Барлык бәхетсезлекләр – бәхет эзләү нәтиҗәсе.
Көннәрнең берендә Мисхәт авариягә очраган машинадан зур юл сумкасына салынган акчаларны үзләштерә. Ике юл чатында калган Мисхәт кайсы юлны сайлар? Акчаларны хуҗасына кайтарырмы яки, гөнаһка чумып, үзендә калдырырмы?
Адәм баласының белеп яки белми кылган хатасы аның Гамәл дәфтәренә тиз генә язылмый, ди. Аңа хатасын танырга, янәшәңдә якын, кадерле, газиз кешең булу – үзе зур бәхет икәнлеген аңларга вакыт бирелә. Фәлсәфи уйлануларга бай әлеге спектакль әнә шул турыда бәян итә.
Спектакльнең режиссеры – Лилия Әхмәтова, рәссамы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Скоморохов; композиторы – Риф Әхмәтов; ут кую буенча рәссам – “Алтын битлек” театраль премиясе лауреаты Илшат Сәяхов.
Спектакльдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты – Зөфәр Харисов; Татарстанның халык артисты – Илгизәр Хәсәнов; Татарстанның атказанган артистлары – Алмаз Фәтхуллин, Гөлназ Нәүмәтова, Харис Хөснетдинов; яшь һәм талантлы артистларыбыз – Диләрә Фәттахова, Салават Хәбибуллин, Эдуард Никитин катнаша.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ