Логотип Магариф уку
Цитата:

Һәр министрлыкның үз өстенлеге

Татарстанда  республикадагы алты – сәламәтлек, мәдәният, мәгариф һәм фән, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, спорт, шулай ук  яшьләр эшләре министрлыкларының 2022 елда  хезмәтләренең...

Татарстанда  республикадагы алты – сәламәтлек, мәдәният, мәгариф һәм фән, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, спорт, шулай ук  яшьләр эшләре министрлыкларының 2022 елда  хезмәтләренең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү    буенча халык арасында тавыш бирү дәвам итә. 21 меңнән артык кеше үз тавышын биргән инде.
Тавыш бирү  ТРның Дәүләт хезмәте порталында яки https://open.tatarstan.ru/poIIS/ турыдан - туры  сылтама буенча, шулай ук “ТР хезмәтләре” мобиль кушымталарда   7 декабрьгә кадәр дәвам итә.  Министрлык  экспертлары формалаштырган максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирү генә түгел,  үзеңнең вариантларыңны да тәкъдим итәргә була.  Шулар арасында, әйтик, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тавыш бирүгә чыгарган максатчан тәкъдимнәре арасында аеруча халыкка паллиатив ярдәм күрсәтү  күләмен,  авыл халкына медицина ярдәме алу мөмкинлеген арттыру,  яман шеш авыруларын  иртәрәк үсеш чорында табылуын  арттыру, кан һәм аның компонентларын  бирүче  донорларның санын  үстерү, медицина учреждениеләрендә органнарның трансплантацияләү үткәрү практикасын киңәйтү кебек гамәлләрен атап китү аеруча  мөһим.
Проектның  Татарстан Иҗтимагый палатасының  министрлыклар экспертлары билгеләгән беренче этабында 2022 елга максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәр  ачыкланды. Алга таба алар, махсус экспертлар сессияләрендә һәм җәмәгать советлары утырышларында  эшкәртелеп, онлайн тавыш бирүгә чыгарылачак.  Өстенлекләр буенча күп тавыш җыйган тәкъдимнәр  декабрь  аенда  ведомстволарның киңәйтелгән җәмәгать утырышларында  тикшереләчәк. Нәтиҗәдә  һәр министрлык өчен 2022 елда 5–7 өстенлекле максат билгеләнәчәк.  
                                                                           Ирек НИГЪМӘТИ

«Татар-информ» фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ