Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җәлил укулары»: 3 нче этап старт алды

Мәгълүм булганча, быелның 1 октябреннән III халыкара «Җәлил укулары»на старт бирелгән иде. Быелгысы тагын да колачлырак һәм бик күпләрнең иҗади активлыгы шартларында уза. Аның I этабы Татарстан авылла...

Мәгълүм булганча, быелның 1 октябреннән III халыкара «Җәлил укулары»на старт бирелгән иде. Быелгысы тагын да колачлырак һәм бик күпләрнең иҗади активлыгы шартларында уза. Аның I этабы Татарстан авылларында, төбәкләрдә һәм чит илләр татар иҗтимагый оешмаларында, ә II этабы урыннарда призлы урыннарны алган катнашучылар арасында 15 зонада үтте. Хәзер әнә III этапка узганнарның видеоформаттагы чыгышларын  мәртәбәле жюри энә күзеннән үткәрә. Бүген исә чит төбәкләрдән җибәрелгән Муса Җәлил шигырьләрен рус телендә яттан сөйләүчеләрнең һәр чыгышын бәяләү белән мәшгуль булды алар. Жюридагылар бик тә таләпчәннәр, әмма хәерхаклы үзләре: «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, телевидение дикторы Инсаф Абдулла, артистлар Резеда Сәлахова, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, шагыйрьләр Ленар Шәех, Газинур Морат. Язмаларны тыңлау әле декабрь азагына кадәр дәвам итәр төсле. IV этапка – финалга үтүчеләр 30 декабрьдә билгеле булачак.  Әйткәнемчә, быел катнашучылар аеруча күп. Әйтик, «Җәлил укулары»ның беренчесендә 11 төбәктән 5500 кеше катнашкан булса, быелгысында 37 төбәктән 40 меңнән артык кеше сәнгатьле сөйләү осталыгында имтихан тоткан. Татарстан районнары арасында Балтач һәм Әлки районнары бигрәк тә актив булган: бер Балтач төбәгеннән генә дә 1386 кеше быелгы «Җәлил укулары»нда катнашкан. Быел хәтта 8 гә якын һәм ерак чит ил шигърият сөючеләре дә (алар арасында Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Белоруссия, Кытай, Иран, Төркия вәкилләре дә бар) Җәлил шигъриятенә мөкиббән икәнлекләрен күрсәтте. Быел күп төбәкләрдә «Җәлил укулары» пандемия аркасында онлайн үткәрелде, ә менә Азнакай һәм Чаллыда, шулай ук Чиләбедә офлайн төстә уздыра алдылар.

Жюри әгъзаларының нәфис сүз сөйләүчеләргә катгый тәнкыйть фикерләре дә бар. Кайберәүләр материал сайлый белми. III сыйныф баласының шагыйрьнең «Вәхшәт» яисә «Бүреләр» шигырен сөйләргә азаплануы гаҗәп. Югыйсә Муса Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләре азмыни?! Саф татарча сөйлим дип, җирле сөйләмнән тайпылулары да үзен бик үк акламый. Әйтик, Чүпрәле төбәге вәкиленең мишәр диалекты белән шигырь сөйләве җанга күбрәк дәва бирә төсле. «Фронтовик язучылар» номинациясендә катнашучылар үз туган төбәкләреннән чыккан язучы-фронтовикларның әсәрләрен генә тәкъдим итәргә тиеш булса да, быелгы бәйгедә хәтта рус шагыйре Константин Симонов шигыре белән катнашучылар  да булган. Моны ничек аклыйсың да ничек аңлатасың инде?!

Тагын шунысы гаҗәпкә калырлык: Муса Җәлилнең иҗаты биш томга туплап нәшер ителсә дә, күпләр, бигрәк тә Татарстандагылар, шагыйрьнең  «Кызыл ромашка», «Карак песи», «Бүреләр» шигырьләрен  сайлаудан ары китә алмый. Югыйсә конкурсның максаты да – яшь буында татар шигъриятенең колачлы булуын күрсәтү, сүз тәмен тоемлап, йөрәге аша уздырып, тамашачыга җиткерә белергә өйрәтү.
                                     Таһир САБИРҖАНОВ

Ләйсән НИЗАМОВА фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ