Һадиуллин фатихасы

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залына журналистлар белән очрашырга  дип бу юлы бик тә үзенчәлекле кунаклар килде. Кемнәр генә юк иде алар арасында – республикабызның мәгариф тармагындагы бетмәс-төкәнмс проблемаларны уңай хәл итүдә армый-талмый көч куючы җитәкчеләрдән, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова белән ТРның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да,  Казан Федераль университеты каршындагы IT лицееның яңа гына 9нчы сыйныфын тәмамлаган Регина Сабирьянова белән шул ук КФУдагы Н. Лобачевский исемен йөртүче лицейның 9нчы сыйныфын тәмамлаган Валерий Родионов та, Казан шәһәренең «Галактика» мәгариф үзәге – 35нче лицеен яңа бетергән Алмаз Вәкилев белән ( Алмаз Мәскәүдәге медик-стоматологик университетка укырга китәргә җыена) шул ук КФУ ның IT лицее чыгарылыш укучысы Әмир Гарифуллин да (Әмир Мәскәдәге техник университетка укырга бара), шулай ук яраткан укучыларын журналистлар йортына  кадәр  озата килгән мөгаллимнәре – КФУ лицееның укыту эшләре буенча директор урынбасары Шөһрәт Азиморатов, 35нче лицееның химия укытучысы Татьяна Ильичева,  КФУдагы  IT лицееның математика укытучысы Оксана Слипченко һәм КФУдагы Н.Лобачевский исемендәге информатика лицее укытучысы  Сергей Михайлиннар дисезме.

Укучы яшьләр дигәнем дә гадиләре генә түгел, төрле халыкара олимпиадаларда  күп тапкырлар җиңүләр яулаган һәм БДИның һәр имтиханын  100әр  баллга тапшырган үсмерләр!  Сөйләшергә сайлап алган темалары да җитдиләрнең дә җитдие – «Югары  нәтиҗә — иң зур  мөмкинлекләргә ачкыч».

Әңгәмәне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татаьяна Ларионова башлап җибәрде.

— Талантсыз бала юк, — диде  Татьяна Петровна. – Моның өчен аларның эчке дөньясын ача белергә генә кирәк. Өйдә – әти-әнисе, балалар бакчасында – тәрбияче, мәктәптә – укытучы. Бала күңеле меңнәрчә кылдан тора ул. Әнә шул этапларны узганда  шул кылларның берничәсе чыңламый калмый. Менә шул кылларның кайсысы чыңлаганын кемдер тотып алырга тиеш. Укытучымы ул, тәрбияче яки әти-әниме.  Аннары шул кылны тагын да яңгыратып, көчәйтеп яңгыратырга , өр-яңадан ачарга кирәк. Безнең Татарстанны әнә шундый мөмкинлекләр территориясе дип әйтер идем. 2021 елда Татарстан  Россия Федерациясендә йөзбаллы һәм йөзбаллык нәтиҗәләр күләме буенча Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород өлкәсе һәм Краснодар крае белән бергә әйдәп баручы алдынгы  төбәкләр төркеменә керде.

2020 ел белән чагыштырганда быел  БДИ тапшыру буенча иң югары нәтиҗәләргә  ирешкәннәр (100 балл) саны 18 кешегә артты. Татарстанда БДИда  катнашучы 246 үсмер 257 йөзбаллы нәтиҗәгә иреште, шул исәптән 236 йөзбаллы нәтиҗә – агымдагы   чыгарылыш уку елындагыныкылары булса, 21е — узган елгыларныкы. Йөзбаллыклар күләме  эзлексез арта бара. Әйтик, рус теленнән (97дән 102гә кадәр), информатикадан (37дән 41гә кадәр), әдәбияттан (29дан 35кә хәтле), биология, географиядән шундый хәл күзәтелә. 2015 елдан беренче тапкыр  безнең чыгарылыш укучылары инглиз теленнән 6 йөзбаллы нәтиҗәгә ирештеләр. Мәктәпне 2021 елда тәмамлаучы 214 укучы бер предмет буенча 100 балл алуга иреште. Ә 11 укучы ике предмет буенча 200 балл туплады. Быел бердәм дәүләт имтиханында ике предметтан да максималь күләмдә (100әр) балл туплаган  укучыларга 25000 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды  (керем салымын кертмичә). Бер дәүләт имтиханыннан 100 балл туплаган очракта бу бүләк 15000 сум тәшкил итте.  Акчалата бүләк елына бер тапкыр, иң күп нәтиҗәгә ирешкән укучыга бирелә. Йөзбаллыкларның иң күбесен Казан мәктәпләре әзерләде, аларның күләме башкалада 125 кә җитте. Чаллыда  алар – 34, Әлмәттә – 13, Түбән Камада – 10. Иң беренче урынны мәгълүмат технологлары били, алар артыннан булачак медиклар тәпили, иң арттан икътисадчылар  килә.

-Татарстан укучылары олимпиада хәрәкәтендә актив катнашмасалар, безнең балалар мондый уңышларга ирешә алмас иде, – дип сүзгә кушылды  ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. – Менә тугызынчы ел рәттән җиңүчеләр саны буенча Татарстан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урыны саклап килә. Быел 43 укучы бөтенроссия  олимпиадада  җиңеп чыкты һәп призлы урыннар яулады. Җиңүчеләргә үз чиратында 50 мең сум, призлы урыннарны яулаучыларга 25әр мең сум акчалата бүләк бирелде. Халыкара олимпиадаларда отучыларга бүләкләр бераз кыйммәтрәк – алтын медальчеләргә – 150 мең, көмеш медаль ияләренә – 100, бронза медаль алучыларга  75 мең сум акчалата бүләк тия.

 Н. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетына укырга керүче  Казан егете Әмир Гарифуллин «Нигә үз Казаныбызда гына укымыйсың?» – дигән сорауга, үзебезчә, гади генә итеп  җавап бирде:

-Йөрәктә ут янган чакта, Мәскәүләрдә уку хәерлерәк. Аның каруы, укып бетергәч, Казаныма кайтачакмын. Татарстанга файдам  күбрәк булыр.

-Аларның сынатмаслыгына мин ышанам, — диде министр  Илсур Гәрәй улы Әмирнең сүзен хуплап. – Юлларыгызга ак җәймә, егетләр!

Амин, һәркайсыгызга уңышлар насыйп булсын!

 

                                                                                       Ирек НИГЪМӘТИ
Автор фотосы

                                                                                        

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.