Логотип Магариф уку
Цитата:

10 меңнән артык яшүсмер эш белән тәэмин ителәчәк

Ел саен халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләре 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру буенча эш алып баралар. Җәй дәвамында ел саен 10 меңнән артык яшүсмер эшкә урнаш...

Ел саен халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләре 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру буенча эш алып баралар. Җәй дәвамында ел саен 10 меңнән артык яшүсмер эшкә урнаша. Узган ел пандемия аркасында 7,3 меңнән артык яшүсмерне эшкә урнаштырганнар, бу 2019 ел күрсәткеченнән 46% ка кимрәк, дип хәбәр итә РТ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.
Татарстанда дүрт айда 880 дән артык яшүсмер эш белән тәэмин ителгән. Ел ахырына барлыгы 14,5 мең балигъ булмаган баланы эшкә урнаштыру  планлаштырыла. Республикада яшьләрне эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү ирекле эш урыннарына урнаштыру юлы һәм шулай ук «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасы кысаларында башкарыла.
Балалар мәктәп һәм спорт мәйданчыкларын ремонтлауда, шулай ук авыл хуҗалыгында ярдәмче кебек эшләрдә, шәһәрләрне һәм торак пунктларны төзекләндерү, яшелләндерү эшләрендә катнашалар.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ