Логотип Магариф уку
Цитата:

 105 еллыгын каршыларга җыенучы мәктәп

Тубылның 15 нче этно-мәдәни компонентлы мәктәбен Себернең милли мәгариф бишеге дип юкка гына атамыйлар. Татарстаннан 1 546,1  чакрым ераклыктагы шәһәрдә татар мохите тудырып, аны саклап яшәүче бе...

Тубылның 15 нче этно-мәдәни компонентлы мәктәбен Себернең милли мәгариф бишеге дип юкка гына атамыйлар. Татарстаннан 1 546,1  чакрым ераклыктагы шәһәрдә татар мохите тудырып, аны саклап яшәүче белем йорты   2023 елда үзенең 105 еллыгын билгеләп узачак.
 
Соңгы 27 елда мәктәпне җитәкләгән Сәет Заир улы Хисмәтуллин белән телефоннан соңгы яңалыклар белән уртаклашып алдык.  Казанда җепшек кар ятса, аларда инде һичшиксез аяк астында кар шыгырдый, кардан ясалган төрледән-төрле сыннар инде хәзердән үк укучыларга да, укытучыларга да бәйрәм кәефе өсти булыр.

- Мәктәбебез соңгы вакытта умарта күче кебек “гөж” килеп торды. 2006 елдан “Тәрбия  һәм ял үзәге” статусын йөртәбез. “Татар мәдәнияте көннәре” һәм шәһәр мәктәпләре арасында уза торган  “Венок дружбы” фестивален матур гына итеп уздырдык.  Беренче көнне сайлап алу туры үзса, икенче көнне гала -концертка җыелдык.

Чыгышларны профессиональ жюри -сәнгать училищесы укытучылары, Татар үзәге, Мәдәният йорты белгечләре бәяләде. Әлеге фестивальне без инде 17 нче тапкыр оештырабыз. Аның быелгысында 23 мәктәптән 110 төрле иҗат коллективында шөгыльләнүче 470 бала чыгыш ясады,- ди Сәит Заирович.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ