Логотип Магариф уку
Цитата:

107 ел бергә!

“Мәгариф” журналының быелгы 11 нче саны тиздән типографиядә басылып, үзенең укучыларына таралачак. Басманың өчтән бер өлеше “Авыл укытучысы – 2020” конкурсына бирелгән. Аңлашыла да: әлеге бәйге быел җ...

“Мәгариф” журналының быелгы 11 нче саны тиздән типографиядә басылып, үзенең укучыларына таралачак. Басманың өчтән бер өлеше “Авыл укытучысы – 2020” конкурсына бирелгән. Аңлашыла да: әлеге бәйге быел җиденче тапкыр уздырылды. Коронавирус белән бәйле катлаулы вазгыятькә дә карамастан, конкурсның һәр этабы вакытында, җиренә җиткереп үткәрелде.
30 октябрьдә Татарстанның төрле төбәкләрендә яшәүче конкурста җиңү яулаган конкурсантларыбыз да, ул районнарның мәгариф идарәсе җитәкчеләре, жюри әгъзалары, редакция хезмәткәрләре – Казан шәһәрендәге Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры урнашкан бинага җыйналдык. Зурлап, җиңүчеләрне котладык, вәгъдә ителгән бүләкләрне тапшырдык. Һәркем үзенең конкурстан алган тәэсирләре белән уртаклашты, фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. Соңыннан кунакларга музейга экскурсия, фотосессияләр оештырылды. Чыгышлар, әңгәмәләр, фотолар барысы да журнал битләрендә урын алды.
Ноябрь санында мәгариф өлкәсендә күп еллар хезмәт куючылар өчен “Что такое профессиональное выгорание и как его предупредить” дигән мәкалә файдалы булачак. Берәүгә дә сер түгел, ничек кенә яратып эшләсәң дә һәркем дә эштән арырга да, туярга да мөмкин. Профессиональ психологлар үзләренең үтемле киңәшләре белән уртаклаша.
“Мәгариф” журналы редакциясе «МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ» электрон журналын да әзерли һәм тарата. Анда татар теленнән белем бирүгә караган алдынгы тәҗрибә яктыртыла, татар теле мөгаллимнәре өчен методик һәм дидактик материаллар бирелә, ФДББС буенча үрнәк дәрес эшкәртмәләре, дәресләрдә кулланырлык күнегүләр, тестлар һәм текстлар урын ала, укытучыларда кыенлык тудырырга мөмкин лингвистик очраклар турында галимнәрдән аңлатмалар алына. Бу журнал электрон рәвештә бушлай таратыла. “Мәгариф” журналының ноябрь санында «МӘГАРИФ. ТАТАР
ТЕЛЕ»н популярлаштыру максатыннан анда басылган кайбер дәрес эшкәртмәләре бирелгән.
“Мәгариф” журналының ноябрь санында шулай ук мөгаллим һәм тәрбиячеләрнең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия, башлангыч мәктәп, дәрестән тыш эшчәнлекләрен чагылдырган эчтәлекле дәрес эшкәртмәләре басылган.
“Мәгариф” журналы редакциясе һәр ай саен абунәчеләре өчен эштә дә, тормышта да ярдәм итәрлек, чын мәгънәсендә өстәл китабы булырлык басма әзерләп чыгара.
Хәзер газета-журналларга чираттагы язылу кампаниясе бара. 2021 елның беренче яртысында да өйләрегезгә “Мәгариф” журналы килеп торсын өчен, почта бүлекчәләренә яки редакциягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
“Мәгариф” журналы хезмәттәшләрегезнең эше белән танышырга мөмкинлек биреп кенә калмый, әле үзегезнең эш тәҗрибәгез белән уртаклашырга да мөнбәр булып тора.
107 ел без бергә! Икенче гасырны да бергә ваклыйбыз, алга таба да бергә булыйк!
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ