Логотип Магариф уку
Цитата:

13 балалы Сабитовлар автобуслы булды

 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү   идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Актаныш районының  Киров авылында гомер итүче &nb...

 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү   идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Актаныш районының  Киров авылында гомер итүче    Венера Рависовна һәм Алмас Шәйдуллович Сабитовлар да катнашты.  Аларга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева автобус ачкычлары тапшырды.
  
–Бу безнең күптәнге хыял иде инде. Юкса кая гына барсак та икешәр, өчәр рейс ясый торган  идек. Болгарга барганда да башта кызларны, аннары малайларны алып бардык. Бу шатлыклы хәбәрне ишеткәч, балаларыбыз безгә караганда да ныграк  сөенделәр, – диләр  35 ел бергә гомер итүче олы йөрәкле Сабитовлар.

  13 баланың  сигезе – тәрбиягә алынган балалар. Гаилә җылысы, әти-әни кайгыртуы күреп, хезмәт  тәрбиясе алып үсә алар. Балалар  бер үк вакытта видеороликлар ясау белән  мавыга, төрле бәйге-конкурсларда катнашып җиңүләр дә яулыйлар.  Авылдашларының хөрмәтен тоеп яшәгән  гаилә узган ел «Идел буеның уңышлы гаиләсе» конкурсында катнашып җиңү яулап кайта. «Ел гаиләсе» Бөтенроссия бәйгесендә Татарстан данын яклап, шулай ук уңышлы чыгыш ясыйлар.

Бу гаиләнең үзен яклап, саклап йөртүче буыннан-буынга тапшырылып килүче серле самавыры да бар икән.  Аны Венера Рависовнаның бабасы ясаган булган. Инде дүртенче буынга җиткән самавыр әле дә тугры хезмәт итеп, тату гаиләне  көн дә «җырлый-җырлый» өстәл өстендә каршылый, диләр.

Расиха ФАИЗОВА


Фотолар Сабитовларның гаилә архивыннан


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ