Логотип Магариф уку
Цитата:

14 октябрьдән Татарстан тулысынча цифрлы эфир телевизион тапшырулар карауга күчә

Мондый күчү узган елның декабрендә үк булырга тиеш иде инде. Ике мәртәбә күчү срогын күчерә торгач, ниһаять, сщгате сукты: 14 октябрьдән республикабызда аналог цифрлы телевидение тапшыруларын карап бу...

Мондый күчү узган елның декабрендә үк булырга тиеш иде инде. Ике мәртәбә күчү срогын күчерә торгач, ниһаять, сщгате сукты: 14 октябрьдән республикабызда аналог цифрлы телевидение тапшыруларын карап булмаячак. Аналоглы дигәндә 2013 елга кадәр сатып алынган иске маркадагы телевизор хуҗаларына кагыла. Андыйларның телевизорларында хщзер федераль канал логотибы белән рәттән «А» хәрефе пәйда булырга тиеш. Нәкъ менә бер мәзәктәге укучы бала әйткәндәй, былтыргы «А» икән бу дип, 14 октябрьдән соң федераль телеканал тапшыруларын караудан мәхрүм кала күрмәгез тагын. Алдан аяк киенеп, хәстәрен күрүегез мәслихәт.
Социаль якланмаган категорияләргә исә «цифр»га күчкәндә ТР Министрлар Кабинетының махсус карары нигезендә «цифр»лы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен кирәкле телевизион приставка я телевизион антенна алу чыгымнарын компенсацияләү каралган. Һәр җиһаз төре буенча 1000 сум тирәсе күләмендә булачак.
Компенсация алу хокукы дүрт категория гражданнарга бирелә. Иң беренче чиратта, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләргә һәм балага айлык пособие алучы инвалид балалы гаиләләргә. Моннан тыш, җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган, 70 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче пенсионерларга (пенсионерлар гаиләсенә). Шулай ук җан башына уртача керем 20 мең сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидларга (инвалидлардан торган гаиләләргә).
Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белдерде.
Бер Татарстанда гына буласы хәл түгел бу. 14 октябрьдә, Татарстаннан тыш, илебезнең тагын 20 төбәгендә федераль телеканалларның аналог телетапшыруларын өзәчәкләр. Бу – киңкүләмле проектның финалы булачак.
Министр хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстанның 157 торак пункты цифрлы телевидениене колачлау зонасыннан читтә тора. Әлеге авылларда 12360 торак йорт бар, шуларның 286 сы «аналогта». Бу халыкка спутник телевидениесенә яки IP-TV га кушылырга кирәк булачак.
Цифрлы телевидениене кабул итү зонасына килгәндә, аналог телевидениесен 22631 йортта карыйлар. Бу – республикада гомуми санның нибары 1,6 проценты дигән сүз. Хәзер республикабыз территориясендә тәүлек буе региональ элемтә үзәге (8-800-222-8-716) эшли. Халыкка 2 меңнән артык волонтер цифрлы приставка көйләүдә ярдәм итә, алар төбәк элемтә үзәгенә килгән гаризаларны эшкәртә. Барлыгы 1800 дән артык гариза кергән инде.

                  Таһир САБИРҖАНОВ


Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ