Логотип Магариф уку
Цитата:

175 нче гимназиясе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның 175 нче гимназиясе педагогларына һәм хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.  Бүләкләү тантанасы республикан...

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның 175 нче гимназиясе педагогларына һәм хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.  
Бүләкләү тантанасы республиканың Хөкүмәт Йортында узды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Алексей Песошин гимназия укытучыларын һәм хезмәткәрләрен Халыкара укытучылар көне белән котлады. Ул аларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, нык сәламәтлек, ниятләренең тормышка ашуын теләде.
«Безнең һәммәбезнең мөгаллимнәре, беренче укытучысы, безне ниндидер мөһим нәрсәләргә өйрәтүчеләр булды. Шуңа күрә, һөнәрегезгә тугры, фидакарь булуыгыз, балаларга мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә», — диде Алексей Песошин.
Педагогларны Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева да тәбрикләде.
Казанның 175нче гимназиясе педагогларына һәм хезмәткәрләренә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар» өчен орден-медальләре, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды.  
Чыганак: «Татар-информ»

Фото: kazanfirst

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ