Логотип Магариф уку
Цитата:

1,8 млн кеше «Пушкин картасы»на ия булган

«Пушкин картасы» буенча ике атна эчендә мәдәният учреждениеләренә 117 млн сумга 150 мең билет сатып алынган.«Проектны башлап җибәргәннән соң беренче ике атна эчендә 1,8 млн кеше әлеге карталарга ия бу...

«Пушкин картасы» буенча ике атна эчендә мәдәният учреждениеләренә 117 млн сумга 150 мең билет сатып алынган.
«Проектны башлап җибәргәннән соң беренче ике атна эчендә 1,8 млн кеше әлеге карталарга ия булды. Балалар инде 117 млн сумлык 150 мең билет сатып алган», – дип сөйләде РФ мәдәният министры Ольга Любимова.
Любимова сүзләренә караганда, «Пушкин картасы» буенча 10 меңләп чарага билет алырга мөмкин. Яшьләр арасында аеруча да театраль тамашалар популяр икән.
«Программа илебезнең бөтен 85 субъектын да колачлады. Бүгенге көндә аңа 1,5 меңгә якын федераль, региональ һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре кушылды», – дип өстәде министр.
«Пушкин картасы» – яшьләр өчен махсус банк картасы, аны мәдәни чараларга билетлар сатып алганда гына кулланырга мөмкин, акчаны дәүләт күчерә. 2021 елның                                     1 сентябреннән 31 декабренә кадәр картага 3 мең сум күчерелә, ә киләсе елга сумманы арттырырга планлаштыралар. Карта бөтен Россия буенча эшли, аны рәсмиләштерүгә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта бирергә мөмкин, дип хәбәр итә «ТАСС».

Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ