Логотип Магариф уку
Цитата:

18 нче клиник хастаханәнең исеме үзгәртелде

Казандагы 18 нче клиник хастаханәсенә элек Татарстан сәламәтлек саклау министры, Казан медицина академиясе ректоры булып эшләгән  Камил Зыятдинов исеме бирелде, ә  бинасына мемориаль такта к...

Казандагы 18 нче клиник хастаханәсенә элек Татарстан сәламәтлек саклау министры, Казан медицина академиясе ректоры булып эшләгән  Камил Зыятдинов исеме бирелде, ә  бинасына мемориаль такта куелды.
 Шул уңайдан үткәрелгән  чарада  республика сәламәтлек  саклау министры Марат Садыйков, табиблар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре, туганнары катнашты. Алар Камил Шәһәретдин улының министр вазифасын башкарганчы әлеге хастаханәгә нигез салуын, 1989–1994 елларда аның баш табибы вазифасын башкарганда биредә профессиональ коллектив туплап,  авыруларга һәрвакыт ярдәмгә килергә торган   талантлы  белгеч булганлыгын искә алдылар.
Министр буларак ул 1994–2007 елларда республикабыздагы 300 дән артык   сәламәтлек саклау учреждениесен  төзү-төзекләндерүдә, төбәкара  клиник-диагностика  үзәгенә нигез салуда,  аналар һәм балалар сәламәтлеген саклау, балаларда йөрәк авыруларын алдан кисәтү, наркомания белән авыручыларны  реабилитацияләү һәм медицина өлкәсендәге башка бик күп проблемаларны хәл итүдә үзеннән зур өлеш кертте.
Камил Зыятдинов Казан медицина академиясе ректоры итеп сайланганнан соң  яңа яктан ачылды – галим буларак танылды,  фән һәм техника өлкәсендәге хезмәтләре Татарстанның дәүләт бүләге, халыкның сәламәтлеген саклауга керткән эшчәнлеге Россиянең һәм Татарстанның  атказанган табибы исеме белән билгеләп үтелде.
Медицина фәннәре докторы, профессор Камил Зыятдиновның арабыздан китүенә  16 июльдә алты ел була. Аның тууына да быел 10 июльдә   70 ел тулды. Буа районы Әлки авылында дөньяга килгән табиб-галимнең эшен  бүгенге көндә күпсанлы шәкертләре дәвам итә, ә  замандашлары ул кылган изгелекләрне  күңел түрләрендә саклый.
Альберт ЗАҺИРОВ

Фото: уаnedex.ru

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ